Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии шомара
Бүген — 29 апрельдә, Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.
Ул француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана.
Бәйрәмнең төп идеясе — биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә Бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора.
Зәебездә дә үзен хореографиягә багышлаган, ничә буын балаларны бию серләренә өйрәткән осталарыбыз бар. Шуларның берсе — Наталья Чеславовна Яковлева. Шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә «Легенда» балалар-хореография ансамбльләренең төрле яшь төркемнәре өчен биюләр куючы үз эшенең остасы инде үзе шәһәрнең бию юнәлеше легендасына тиң. Аның педагоглык хезмәт стажы 24 ел белән исәпләнә.

«Легенда» бию ансамбльләреннән башка шәһәр, район күләмендәге чараларны күз алдына да китереп булмый. Аның шәкертләре һәр бәйрәм, чараның уртасында.
Наталья Яковлева балалар ансамбльләре белән күп тапкырлар республика, Россия, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулады. Һәр ел саен алар «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә дә уңышларга ирешә.
Өстәвенә әле, Наталья Чеславовна яшь ханымнардан да бию коллективы төзеп, инде аларны да төрле конкурсларда катнаштыра. «Мәхәббәт» дип исемләнгән бу бию төркеме чыгышлары да шаккатыра.

«Биюнең нәрсә икәнлеген күзалламаган кеше бармы икән?! Аны һәркем үзенчә үз итә. Кайберәүләр аны һөнәр итеп сайлый. Жыр, нәфис сүз кебек, бию дә ул — хисләр чагылышы. Аның тамырлары кешелек тарихында бик тирәнгә барып тоташа. Безнең татар гимназиясе базасында эшләүче бию коллективларында да инде ничә буын балалар тәрбияләнеп, алар тормышта үз юлын тапты. Соңыннан да балалар миңа килеп, яшүсмер чорда өйрәнгән бу сәләтләренең, башка һөнәр сайласалар да, ярдәм итүен әйтәләр. Тормышта һәр өйрәнгәннең кирәге чыга аның», — дип ассызыклый Наталья Чеславовна.
Балалар да, әти-әниләр дә үз итә, ярата аны. Бию түгәрәгенә барасы көн үзенә күрә дулкынландыргыч мизгел, дип әйтүчеләрне еш ишетергә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев