Бигештә маскировка челтәрләре үрүчеләр дә татарча диктант язды
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче игелекле затлар үзләрен “Татарча диктант” акциясендә сынап карадылар.
“Татар теленә карата кызыксыну уяту, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылган бу чарада бик теләп катнаштык”, - ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Диктант текстын китапханәче Айгөл Маликова укыды.
“Диктант бик авыр булды дип әйтмәс идек. Шулай да кайбер онытылган сүзләр очрады. Бу безгә сүзлек запасыбызны киңәйтергә, онытылганны хәтердә яңартырга ярдәм итте”, - ди диктант язучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев