Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бигештә коляскадагы баскетбол командасы белән очрашу оештырылды

«Яр Чаллы» коляскадагы баскетбол командасы капитаны - шушы авылда белем алган, Кәрәкәс егете Рамил Лотфуллин.

Бигеш урта мәктәбендә инвалидлар декадасы уңаеннан «Яр Чаллы» коляскадагы баскетбол командасы белән очрашу булды.
Бу командада Бигеш мәктәбендә укып чыккан, Кәрәкәс авылы егете Рамил Лотфуллин да бар. Укучылар, бигешлеләр белән очрашуны да ул оештырды. «Яр Чаллы» коляскадагы баскетбол командасы капитаны да ул Рамил абый. Аңа 62 яшь. Баскетбол уйнаудан тыш, Рамил абый гармунда уйнарга да, матур җырларга да вакыт таба. Ул гел хәрәкәттә, кешеләр арасында.

Элек ул «КамАЗ» машинасында шофер булып эшләгән, йөк ташыган. Үз хыяллары белән янып йөргән ирнең тормышы көтмәгәндә асты өскә килә: 1994 елны авылдагы йортларын төзекләндергән вакытта, биеклектән егылып төшеп, умыртка сөяген сындыра. Ул вакытта аңа 34 яшь була.

Очрашу вакытында команда баскетбол да уйнап күрсәтте.

-Без «Яр Чаллы» командасының баскетбол уенын кызыксынып күзәттек. Аларда булган энергиягә исең китә! Илебезнең төрле шәһәрләренә ярышларга да йөриләр. Уеннан соң нәни дусларына бүләкләр дә өләштеләр, — ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Чарага Рамил Лотфуллинның классташы, җырчы Сәрия Нәбиуллина да килгән иде. Сәрия ханым үзе дә күп еллар инвалид улын тәрбияләде. Ананың авыр көннәре: күптән түгел 39 яшьлек газиз багалмасы Илсурын югалтты.

Илнур 11 айлык вакытта менингит белән чирләп, ишетмәс, сөйләшмәс, психик яктан авыру бала булып кала. Аны кайларга гына йөртмиләр: Казан, Мәскәү, Башкортстан да калмый, Кандаров, Кашпировскийларның халык арасында чыккан вакыты, аларга да, әбиләргә дә йөртәләр. Әмма берсенең дә файдасы тими. Илнурны алар яшь бала кебек тәрбиялиләр.

-Авыр булса да, миңа шушы балам янында рәхәт иде. Шушы балам миңа җырларга, эшләргә көч бирде. Көнем эш белә үтә, төннәремдә авыр, улымны юксынам. Баламны уйламаган бер сәгатем-минутым да юк, — ди Сәрия ханым.

Ул чарада катнашучыларга шулай көчле рухлы булып калып, язмыш сынауларына бирешмәскә чакырды. Аларга иң матур җырларын бүләк итте.

Чарада Рамил Лотфуллинның классташлары да катнашты. Бер сыйныфташлар очрашуында Рамил абый командасы белән очрашу оештырачаклары турында әйткән һәм менә сүзендә торган.

Мәктәп укучылары да кунакларга тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләп, җырлар бүләк иттеләр.

Безнең белешмә: Коляскалы баскетбол Бөек Ватан сугышыннан соң АКШта барлыкка килә, соңрак Бөекбританиядә дә уйный башлыйлар. Баскетбол сугышта умыртка баганасы җәрәхәтләнгән солдатлар реабилитациясенең бер төре була. Соңыннан ул, госпиталь кысаларыннан чыгып, университетта уйнала. 1960 елларда коляскалы баскетбол ярышлары беренче тапкыр Паралимпия уеннары исемлегенә керә, 1972 елда аны профессиональ рәвештә хатын-кызлар да уйный башлый. Россиягә ул 90нчы елларда керә. Хәзер коляскалы баскетболны 80 илдә уйныйлар.

Фотолар Бигеш мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев