Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бигештә ифтар ашы узды

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә.

Ифтар — изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.

8 мартта Бигеш авылы мәчетендә ифтар узды.

«Авылыбыз хәзрәте Илгиз Ибатуллин бу эшне оештырып, халыкны җыеп бик саваплы ифтар ашы үткәрде. Аңа рәхмәтебезне җиткерәбез. Уразада булган кешене сыйлау — ул үзе бер олы савап. Барыбыз да сау-сәламәт булып, илләребез тыныч булып, аяз, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп булсын иде», — ди бигешлеләр.

фотолар авыл җирлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев