Бигештә «Ярдәм янәшә» акциясе узды
Бигешлеләр акция кысаларында 430нчы полк хәрбиләренә бензин пычкылары, шөреп боргыч, кадак суыргыч, пычкы өчен майлар алып җибәрде.
Зәй волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә кирәкле әйберләрне алуда ярдәм итүне сорагач, бигешлеләр битараф булып читтә калмыйча, ярдәмгә кушылганнар. Авыл халкы белән акча җыеп, өч бензин пычкысы, шөреп боргыч, кадак суыргыч, пычкы өчен майлар алганнар.
Шулай ук тиз пешә торган ашлар әзерләү өчен авыл халкы яшелчә дә җыйган.
«Безнең чын күңелдән эшләнгән кечкенә генә ярдәмебез җиңүне якынайтсын иде. Һәр егетебезнең исән-сау булып, әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары янына кайтуларын телибез. Ярдәмгә катнашкан авылдашларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!» — ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
430нчы полк өчен алынган әйберләрне алар Зәй волонтерлары аша хәрбиләргә җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев