Бигешнең маскировка челтәрләре үрүчеләренә Чита волонтерлары сәлам җибәрде
Илебезнең төрле почмагында урнашкан волонтерларны уртак гамәл — хәрбиләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары өчен аларга ярдәм итү эше берләштерә.
Бигеш авылында да октябрь башында маскировка челтәрләре үрә башладылар. Эш ике сменада оештырылган. Иртән һәм кичке якта челтәр үрергә җыела Бигешнең игелекле йөрәкле хатын-кызлары. Әзер маскировка челтәрләре эченә хәрбиләргә кирәкле булган әйберләрне, укучылар хатларын төреп җибәрәләр. Челтәр үрү эше барышы белән Бигеш мәдәният йортының Вконтактедагы төркемендә дә таныштырып баралар. Бу көннәрдә әлеге төркемдә аларга Читадан Татьяна Никитина комментарий калдырган. Татьяна Читаның Забайкальский краенда яши. Ул да бер төркем хатын-кызлар белән маскировка челтәрләре үрергә йөри икән. Аның бабасы Николай Брицов Бигеш якларыннан, әлеге мәктәптә укыткан.
«Исәнмесез волонтерлар! Мин Татьяна. Минем бабам Николай Брицов. Мин сезгә Читадан Забайкальский краеннан язам. Безнең волонтерлардан сезгә сәлам!» — дип язган Татьяна.
Әлбәттә, ике як волонтерларны да уртак эш — хәрбиләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары өчен аларга ярдәм итү берләштерә.
«Авылыбызның тырыш, уңган апаларына зур рәхмәт. Без үргән челтәрләр егетләребезгә файда китерсен, җиңү көнен якынайтсын иде», — ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев