Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бигешлеләр «Зәкия Сабантуе» үткәрде

Бигеш авылы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә кушылып, үз авылларына хас йола-бәйрәмне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Район авыл мәдәният йортлары арасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында халык йолаларының түгәрәк уены «Әйлән-бәйлән» фестивале бара.

19 октябрьдә Бигеш авылы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре дә фестивальгә кушылды. Алар «Зәкия Сабантуе» күренешен сәхнәләштереп күрсәтте.

Бигештә сугыштан соңгы авыр заманнарда Зәкия исемле апа авылдагы хатын-кызларның кәефләрен күтәрер, әз генә булса да тормышларын җиңеләйтер өчен Сабантуй уздырган. Бәйрәм өчен йорттан-йортка кереп әйберләр җыйган: кемнән иләк, чиләк, яулык, сөлге, тастымал, көянтә... Һәм кичке уеннарда авылдашлар уеннар уйнап, ярышып, җырлап-биеп, кире үз әйберләрен алып, бәйрәм иткәннәр.

— Фестиваль кысаларында авылыбызга гына хас әлеге бәйрәмне сурәтләргә алындык. Ул «Зәкия Сабантуе» дип аталды. Чара барышында шул чордагы вакыйгалар, Сабантуйны ачып бирергә тырыштык, — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре фестивальдә катнашкан, гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашлары, гармунчы Рәсилә Кәримова, чараны үзенең күңеленнән чыккан шигырьләре белән баеткан Рузилә апа Җамалиева, Нурсинә Хәйруллина, Ләйлә Мөхәммәтханова, Айгөл Маликова, Резеда Ильясова, Мәрьям Солтанова, Энҗе апа, Исмәгыйлева Зәйнәп Хәйруллина, Диләрә Биктимеровага рәхмәтле.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев