Бигеш мәдәният йортында отставкадагы табиб, полковник булды
Бигеш мәдәният йортында отставкадагы табиб, полковник Ринат Йосыпов белән очрашу узды.
Ринат Нури улы 1946 елда Бигеш авылында ишле гаиләдә туа, 1963 елда данлыклы Бигеш мәктәбен тәмамлап, Казан медицина институтына юл ала. Ләкин гади авыл малае Ринатны колач җәеп көтеп тормыйлар шул Казанда. Аңа бу институтка керер өчен ике ел тырышырга туры килә. Ул апасы Равия янында штукатур-маляр булып эшли. Авыл малае 1965 елда теләгенә ирешә — медицина институтына укырга керә. 1971 елда аны тәмамлап, Красноуфимский тимер юл станциясенә санитар-эпидемиолог булып эшкә китә. Аңа анда озак эшләргә туры килми, бер елдан хәрби хезмәткә алына. Ринат Нуриевич 29 ел эпидемиолог-инфекционист булып хезмәт куя.
1974 елда Зимфира апа белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 7 оныклары бар. Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшиләр.
«Әлбәттә, без шундый авылдашыбыз белән горурланабыз. Ринат абый тырыш, намуслы хезмәте өчен бик күп хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән. Аның белән очрашудан безне җылы, якты тәэсирләр калдырды. Ә Ринат абый музейдагы һәр экспонат белән бәйле балачагын искә алды. Ике тәгәрмәчле бала арбасын күргәч, күзләрендәге яшьләрен тыя алмады. Аралар суынмасын, читтәге авылдашларыбыз белән шулай аралашып яшәргә язсын», — ди Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев