Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бигеш мәдәният йорты музеенда өшәнчек саклана

Бигеш авылы мәдәният йорты музеенда борынгы кызыклы экспонат бар.

Ул – өшәнчек. Аны музейга Әдибә апа Нуриева биргән.

Әлеге өшәнчек аңа әнисеннән калган. Әнисе Бибигайшә шушы өшәнчек белән 1920 елда кияүгә чыккан.

“Бу өшәнчек 100 еллык тарихка ия. Ул кулдан тегеп эшләнгән, милли бизәкләр белән чигелгән. Конвертка охшаган. Аның эченә киленнең иң кирәкле әйберләрен урнаштырганнар дип уйлыйбыз. Ул вакытта өшәнчек сандык ролен үтәгән”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Элекке заманда яшь кызлар үзләренә бирнә әзерләгәндә беренче булып өшәнчек чигә торган булганнар. Аңа киленнең иң затлы, иң кирәкле бирнәләрен тутырганнар. Өшәнчекне тыгызрак, затлырак тукымадан тегәргә тырышканнар. Кыз ягыннан әзерләнә торган өшәнчекнең үзәгендә сөлге-тастымаллар торган. Кыз ягы туйда күпчелек очракта сөлге белән бүләкләгән.

Бүгенге чорда инде кызлар элеккечә бирнә әзерләп утырмыйлар, ул йолалар тарихка калган. Ләкин кыз баланың сөлгеләр, мендәр тышлары чигеп, бирнә әзерләп кияүгә чыгуы күңелле күренеш шул.

Фотолар Бигеш мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев