Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бигеш җире чишмәләргә бай

Авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы семинарның чираттагысы Бигештә узды.

Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарга килүчеләр Бигеш авыл җирлегенә кергән Югары Лоҗы авылында балалар мәйданчыгында булды. Шулай ук “Кызыл тау” чишмәсен ачу тантанасында катнаштылар. Семинарның пленар өлеше Карман авылы мәдәният йортында дәвам итте.
Бигеш авыл җирлегенә кергән Югары Лоҗы авылы әкиятләрдә сөйләнелә торган матур табигать кочагына сыенып утыра. Семнар-киңәшмәне район башлыгы Разиф Кәримов ачты.

-Мондый семинарларны оештыру матур гадәткә керде. Без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез,- диде ул.

Киңәшмәне Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев дәвам итте.

-Бигеш авыл җирлегенә алты авыл: Байрак, Бигеш, Карман, Кәрәкәс, Түбән һәм Югары Лоҗы авыллары керә. Җирлектә барлыгы 1 меңгә якын кеше яши. Узган очрашу вакытында иң матур авылларның берсе дип Кәрәкәс авылын атаган идек. Бүгенге очрашуда иң матур һәм төзек авыл дип, Югары Лоҗы авылын атарга мөмкиндер. Менә сезнең каршыда - балалар мәйданчыгы. Аны авылыбызның эшмәкәре Олег Герасимов ясады. Бу егет безнең авылны үз итеп, йорт салып керде. Хәзер инде аның паспортында Югары Лоҗы “пропискасы” тора, - дип куанып сөйли Илгиз Вәлиев.

Әңгәмәгә элеке авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рашат Саматов да кушылып китте.

-Бу егетне безгә Аллаһы Тәгалә бирде. Авылны төзекләндерүгә керткән эшләрен санап бетерерлек түгел. Авылга чын мәгънәсендә җан керде. Авыл юлларын тәртипкә китерде. Менә бу урамга гына күз салыгыз әле. Ул Мәскәүнең Рублевкасыннан бер җире белән дә ким түгел. Урам буенча “брусчатка” – таш юл түшәлгән, - ди ул.

Киңәшмәгә авыл кешеләре дә килгән. Алар да беравыздан авылны төзекләндерүче, матурлаучы Олег Герасимовка рәхмәт сүзләрен җиткерә. Район башлыгы Разиф Кәримов та, үз чиратында, авылда яшәүчеләргә изге теләкләрен җиткерде.

-Матур итеп, сәламәт яшәгез. Авылыгыз искиткеч. Чиста, төзек, чын татар авылы. Шушы ясалган матурлыкны саклагыз, - диде ул.

Киңәшмәнең иң матур өлеше – Югары Лоҗы авылында “Кызыл тау” чишмәсен ачу тантанасы булды.
Чишмә тышкы яктан гына түгел, монда яшәүче татар халкының гореф-гадәтләре белән дә тыгыз бәйләнгән. Ә чишмәләр үзләренең язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң, алар нәрсә дип серләшә икән... Чишмәне төзекләндерү кирәклеге турында әйткәч, Олег Герасимов бик теләп бу изге эшкә алына.
2010 елда сөйгәне Лилиананың кулын сорарга Зәй районының Югары Лоҗы авылына кайталар. Биредә булачак тормыш иптәшенең әби-бабасы гомер итә. Авылны булачак кияү үз итә. Югары Лоҗы табигать кочагына сыенып утырган, авылны икегә бүлеп инеш ага. Йорттан башыңны күтәреп карауга, тау итәгендәге урман күренә. Ничек яратмаска мөмкин мондый авылны! Олегның авылга кайткан саен үзенең бабасы белән үткәргән балачагы исенә төшә. Егет озак уйлап тормый, йорт салу турында уйлана башлый. 2015 елда Югары Лоҗы авылында йорт салып керә, һәм чишмә төзекләндерүгә керешә.
Өлкәннәр белән сөйләшеп киңәшләшкәч, төзү эшләре башлана. Чишмәгә төшә торган юл таш белән түшәлгән, күпер салынган, агачлар утыртылган. Элек авыл аксакаллары сөйләвенчә, чишмә янәшәсендә су тегермәне булган. Ул тегермәнне дә ясап куйганнар. Тегермән су агымы белән әйләнә. Кыскасы, Югары Лоҗы авылында тагын бер чишмәгә җан кергән. Исеме дә нәкъ җырлардагыча, Кызыл тау чишмәсе! Алай гына түгел, бер тауда өч чишмә!
Район башлыгы Разиф Кәримов чишмәне төзекләндергән, аңа яңадан тормыш, яшәү бүләк иткән эшмәкәр Олег Герасимовка һәм аның бер төркем авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев