Бигеш авылыннан Раилә Хөснетдинова “Мактаулы донор” исемен йөртә
20 апрельдә Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә.
Әлеге көн беренче чиратта бушлай кан бирүчеләргә һәм шул гамәлләре белән башка кешеләрнең сәламәтлеген саклап калучыларга багышлана. 1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф беренче тапкыр бала тудырган хатынга иренең канын салган һәм шул рәвешле аның гомерен саклап калуга ирешкән. Бу Россиядә донорлыкның башлангычы була. Вольф янә берничә тапкыр кан күчерә. Хирургия профессоры Сергей Коломин исә аның тәҗрибәсен кабатлый.
Тормышта төрле хәлләр булып тора бит: юл һәлакәтләренә очрап, операция вакытында яки бәби тапканда күпләп кан югалтулар, яисә башка сәбәпләр нәтиҗәсендә гомерләрнең кыл өстендә калу очраклары. Менә шулчакларда донор каны күпләрне яңадан аякка бастырып, якты дөньяга кайтара. Исән калуы өчен кемгә бурычлы булуы турында авыру белмәскә дә мөмкин, чөнки яшәү көче бирә торган сыеклык кан салу станциясендә саклана.
Бигеш авылында яшәүче Раилә Хөснетдинова Россиянең мактаулы доноры исемен йөртә.
Раилә Наилевна - Балык Бистәсе районы кызы. Бүгенге көндә Түбән Кама ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәгендә фельдшер булып эшли, югары категориягә ия.
-Беренче тапкыр 1991 елның кышында туганыбызга кан кирәк булгач, кан тапшырырга мин дә бардым, - ди Раилә апа.
40 тапкыр кан тапшырганнан соң 2013 елда аңа “Россиянең мактаулы доноры” исемен бирәләр.

Хәзерге вакытта да кешеләргә ярдәм итүемне дәвам итәм, ди Раилә апа.
Шәфкатьле, кеше язмышына битараф булмаган мондый кешеләрне фәрештәләргә тиңләргә була.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев