Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бигеш авылы үзешчәннәре “Табылдык” комедиясен сәхнәләштерде

Спектакль эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керердәй күренешләре белән тамашачылар күңелендә матур тәэсирлэр калдырды.

Вакыйга безнең көннәрдә, яшьләре читкә китеп беткән биш өйле Чаганлы авылында бара. 80-90 яшьлек дүрт әби авылның ямен сүндермичә яшиләр. Посылка белән килгән бүләкләр белән Сабантуй оештыралар. Шәһәрдән җәйге каникулга кайткан Альберт исемле малай да авылны үз итә. Акчалы сумкасын югалткан Маннур Чаганлы авылына килеп чыга. Ул анда әбиләр, почтальон кыз Разия белән таныша. Спектакль күңелле вакыйга белән тәмамлана авылда яңа гаилә корыла, бәби туа, димәк, авыл яшәеше дәвам итә.

-Спектакльдә төрле һөнәр ияләре катнашты. Авыл үзешчәннәре –лаеклы ялдагы авылдашыбыз Рәсилә Кәримова (Әсмабикә), мәдәният йорты директоры Миңнегөл Насыйбуллина (Гатия), мәдәният йорты хезмәткәрләрее Ләйлә Мөхәммәтханова (Сылубикә),  Нурсинә Хәйруллина (Хәерниса) китапханәче Айгөл Маликова (Разия), оператор Фәнис Нуретдинов (Маннур), 7нче класс укучысы Линар Ачилов (Альберт) үз рольләрен зур осталык белән башкардылар. Ә үземә шәфкать туташы ролендә уйнарга туры килде. Спектакльдә катнашкан барлык артистларга, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы булган Резеда Белаловага, сәхнә артында ярдәм иткән кызларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Алар, авыр хезмәт көненнән соң, көн дә кичләрен мәдәният йортына килеп, айлар буе роль өйрәнеп, халыкка нинди матур тамаша бүләк иттеләр, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

 

Фотолар мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев