“Библиоалан” китап укучыларны берләштерде
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә балалар өчен саф һавада әдәби пикник оештырылды.
Малайлар-кызлар үзара рус халык әкиятләрен рольләргә бүлеп укыдылар.
Китап укудан тыш, мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар эзләделәр. Берникадәр утырып аралашканнан соң хәрәкәтле уеннар да уйнадылар.
“Библиоалан” – ул әдәби чара гына түгел, ул балачак, китап һәм дуслык бәйрәме. Ул китап укуга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, хыялны үстерә һәм бары тик яхшы кәеф бүләк итә.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев