«Безнең ишегалды» программасында балалар да катнаша
Зәйдә яшь архитекторлар үсеп килүче буыннан уен мәйданчыкларын ничек күзаллавын белештеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" яшь архитекторлары хәзер районнарга чыгып балалар белән аралашу, аларның үз ишегаллары мәйданчыкларын ничек күзаллаулары белән кызыксынуга керештеләр. Шундый җанлы аралашу, мастер класслар Зәй балалары белән дә оештырылды.
Билгеле булганча, район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тарафыннан шәһәрдә инде шактый еллар «Минем ишегалды лагере» проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында җәйге каникуллар чорында «Легенда-17» педагогик отряд әгъзалары ишегалды лагерьларында әйдаманнар булып эшлиләр. Быелгы җәйдә дә әти-әниләре эштә вакытта кече яшьтәге балалар белән ишегаллары мәйданчыкларында әйдаманнар шөгыльләнә. Июль аенда 15 ишегалдында лагерьлар оештырылды, августта да шундый ук мәйданчыклар эшләячәк. Лагерьлар нигездә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән мәйданчыкларда эшли.
Ә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күпкатлы йортлар ишегалды мәйданчыкларын проектлаштыру белән шөгыльләнүче яшь архитекторлар хәзер ишегалларындагы балалар уен мәйданчыкларын үзенчәлекле итеп ясау өчен, балаларның үзләреннән идеялар сорап, аларның мәйданчыкларны ничек күзаллауларын белешергә булганнар.
— «Безнең ишегалды» республика программасы киләчәкне күздә тотып гамәлгә ашырыла, шуңа күрә ишагалларын заманча проектлаштыруга яшь буынны да тартуны кирәк, дип исәплибез. Балалар, яшүсмерләрнең үз ишегалдын проектлаштыруда катнашуы беренчедән — үзенчәлекле идеяләр, икенчедән — төрле травмалар алудан куркынычсыз булган уен мәйданчыклары, өченчедән — үз өлешең кергән эшнең ватылмыйча озак саклану да, — диде яшь архитектор Булат Сабиров.
Яшь архитекторлар командасы шәһәрнең төрле мәйданчыкларында шөгыльләнгән балалар белән «Энергетик» Мәдәният сараенда аралашты, мастер класслар үткәрде. Биредә балалар мәйданчыкларда күрергә теләгән элементларын пенопласт кубиклардан ясадылар, бер командага берләшеп аерым бер ишегалды мәйданчыгын формалаштырдылар.
«Мин 1/07 йорты шегалдындагы мәйданчыгыбызга кайбер элементлар өстәргә телим. Мәсәлән, эссе көннәрдә уйнау, безнең әбиләргә чыгып утыру өчен беседка булса яхшы булыр иде», — ди кечкенә Эмиль.
Ә Василиса үз мәйданчыкларында шуып уйный торган таучык формасында жираф күрергә тели.
Кыскасы, балалар мәш килеп архитектур элементлар ясау белән мәшгуль булдылар, ә яшь архитекторлар һәм әйдаманнар аларга ярдәм итте.
— Мин инде икенче ел рәттән ишегалды мәйданчыгында оештырылучы лагерьда әйдаман булып эшлим. Миңа «Безнең ишегалды» программасы проектларын әзерләүгә балалар өлеше дә керү бик ошый. Аларга мастер классларда катнашу кызыклы идеяләр белән чыгарга этәрә, вак моториканы үстерергә ярдәм итә һәм инде бәлки кайберләренә киләчәк һөнәрен сайларга этәрү дә булыр, — дип билгели әйдаман Анастасия Кырмагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев