Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең “Ельцин” Жуков медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Зәй егете хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен чираттагы дәүләт бүләгенә ия булды. Аңа Жуков медален тапшырдылар.

“Ельцин” позывноен йөртүче егет турында без әле күптән түгел генә язып чыктык. Ул энесе “Славик” белән бергә Ватан сагында тора. “Ельцин” -мобилизация буенча, ә энесе  абыйсы үрнәгендә контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша.

Жуков медале – “Ельцин”ның күрсәткән батырлыклары өчен чираттагы бүләге. Ул моңа кадәр "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале, “Хәрби батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән иде.

Жуков медале хәрбиләргә Ватанны һәм Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән кыюлыклары, фидакарьлекләре һәм шәхси батырлыклары; хәрби хезмәттә, хәрби кизүдә һәм өйрәнүләрдә; шулай ук күнегүләр һәм маневрларда күрсәткән аерым батырлыклары; хәрби әзерлектә яхшы күрсәткечләре өчен тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев