Безнең Дилияр - “Әйдә, ШаяРТ” татар лигасының «Зур фестивале» җиңүчесе
15 майда Казан шәһәренең “Чулпан” концертлар залында “Әйдә, ШаяРТ” татар лигасының «Зур фестивале» узды.
Бәйгедә 27 команда тамашачыга үзләренең өр-яңа чыгышларын тәкъдим итте. Зәй егете, бүгенге көндә КФУның татар журналистикасы факультеты студенты Дилияр Борһанов Гран-при иясе булды.
Башка командаларда 3-6 кеше чыгыш ясаса, «Дилүс улы» җыелма командасында исә бер генә кеше катнаша һәм ул - нечкә, үтемле юмор остасы Дилия Борһанов.
Без исә Дилиярны тагын бер кат олы җиңүе белән котлыйбыз! Алда узачак бәйгеләрендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз! Әлеге өлкәдә тагын да югары үрләр яулап, татар юмор жанрын үстерүгә яңадан-яңа идеяләр белән киләсе сезонга керешергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев