Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнекеләр нәтиҗәле эш өчен бүләкләнде

29 майда Казанда, ТР Спорт министрлыгында, яшь спортчылар арасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга җитди өлеш кертүчеләр бүләкләнде. Алар арасында зәйлеләр дә бар.

Әлеге эшчәнлекне даими алып баручы, каратэ Киокусинкай буенча тренер Алексей Ревин һәм уку-спорт эшләре буенча өлкән инструктор-методист   Вероника Москова Рәхмәт хатлары алдылар. Аларга бүләкләрне тантаналы төстә ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм республиканың терроризмга каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе, Татарстанның Куркынычсызлык Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Илдус Гәрәев  тапшырдылар.

фотолар спорт идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев