Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безгә битараф булмыйча, хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләшү мөһим

Маскировка челтәре үрүчеләргә эшче куллар кирәк.

Фотолар яшьләр үзәгеннән

Махсус хәрби операция икенче елын бара. Бик күп ир-егетләребез өлешчә мобилизация кысаларында, контракт буенча Ватанны сакларга китте. Урыннарда волонтерлар хәрәкәтләре оешты. Зәйлеләр дә бу эштән читтә калмады. Безнең Иске Зәй бистәсенең яшьләр үзәгендә узган елның декабрендә маскировка челтәрләре үрү эшен оештырып җибәрдек. Бүген барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә — махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларга әйләнеп кайтсын.

Фотолар яшьләр үзәгеннән

Махсус маскировка челтәре хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк. Заказлар бик күп, мәсәлән, без эшли башлаган көннән бүгенге көнгә кадәр 137 маскировка челтәре үреп фронтка җибәрдек. Иске Зәй маскировка челтәрләре үрү пунктына даими өч Анна, Люция, Лидия, Иркә, Вера, Гөлүсә, Рәсимә, Наталья, Римма, Галина, ике Светлана, Роза йөриләр. Алар көн саен үзәккә килеп, масксеткалар үрә, ләкин эшче куллар җитми. Ярдәм итәр өчен тагын кешеләр кирәк. Кызганыч, бар кеше дә бәрелешләрдә яшь егетләребезнең һәлак булуын, аларга ярдәм кирәк булуын аңлап бетерми. Зәйлеләрне битараф булмыйча, хәрбиләргә ярдәм итү эшенә кушылырга чакырабыз.

Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ә без хәрбиләргә ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле җиңүгә үз өлешебезне кертәбез.

Наталья Шаронова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев