Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” илкүләм акциясе

21 мартта Зәйнең 6нчы мәктәбендә “ Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе узды.

Аның инициаторы - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Әлеге чара быел  унынчы тапкыр оештырыла. Акциядә хакимият вәкилләре, булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, 11 сыйныф укучылары катнашты.  Чара барышында чакырылган ата-аналар металлодетектор аша үтеп имтиханга кадәр БДИ процедурасын үттеләр, агымдагы елда ата-аналар база дәрәҗәсендәге математикадан имтихан яздылар. Аларга шулай ук имтиханда контрольнең ничек башкарылуын, БДИда катнашучыларның эш урыннарының нинди булуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрү мөмкинлеге бирелде. Акция тәмамлангач, матбугат конференциясе узды, анда ата-аналар дәүләт йомгаклау аттестациясен узу белән бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев