Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче укытучы… Бу сүзләр мәңгегә калырлар йөрәктә…

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе.

Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк.

Укытучы – ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Мәктәптә генә түгел, башка урыннарда да балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул – чын укытучы.
Мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне  ачык йөз белән каршы алган беренче укытучыбыз Гөлия Рәис кызы.

Укытучыбыз безне үзенең белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәплелеге, җылы карашы, күңел пакълеге белән дә сөендерде. Без  аның авыр да, җаваплы да, мактаулы да һөнәренә сокланабыз, Гөлия апабызга охшарга тырышабыз. 

Әле бүгенгедәй хәтеребездә... Көзнең иң матур көннәренең берсе - 1нче сентябрь иде. Күгелҗем томан таралып, яктырып кояш чыкты. Шул матур мизгелдә, чәчәкләр белән тулы мәктәп бусагасында, Ул безне каршы алды.  Шул көннән башлап үзара дус яшәргә, мәктәп елларын онытылмаслык итеп хәтердә калдырырга, гүзәл сүзләр табып безнең кәефләрне күтәрергә, яхшы укырга өндәүче укытучым минем. “Аз гына белер өчен дә бик күп укырга кирәк,”- ди ул безгә.

Гөлия Рәис кызы туган телебезнең искиткеч матурлыгын күрергә, байлыкларын белергә өйрәтүче дә. Аның дәресләре бик кызыклы, мавыктыргыч hәм эчтәлекле үтә. Аның елмаюын күргәч, белем  алу теләге  тагын да арта. 

Без  көн дә күтәренке күңел белән мәктәбебезгә  барабыз, чөнки анда безне  яраткан укытучыларыбыз көтә. Минемчә, Гөлия апабыз  hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы теләп калабыз.

Укытучым, укытучым,
Сез өйрәттегез хәрефләр  танырга.
Хәрефләрдән сүзләр тезеп,
Укырга һәм санарга.
Сездән күреп өйрәндек без
Чисталыкка, сафлыкка.
Өлкәннәрне  хөрмәт итеп,
Дус һәм тату булырга.
Күп китаплар укыдык,
Матур җырлар өйрәндек.
Гөлия апа нурлы йөзегезне
Беркайчан  онытмабыз.

(Динара Мөхәмәтшина)

 

Укытучым- иң кадерле кешем.
Белем ачкычы бирүче,
Туры юл күрсәтүче,
Хәлеңә керә белүче .

(Миләүшә Мөхәметдинова) 

Иң беренче укытучым-
Кояш кебек балкый ул.
Үзе шундый сөйкемле
Минем әни шикелле.
Өйрәтте безне укырга
Хәрефләрне кушып язарга,
Олыларны хөрмәт итәргә
Белем чишмәсендә йөзәргә.

(Виктория Абдульманова)

 Кадер мәктәбенең 4 класс укучылары.

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлия әфәрин, алга таба да уңышлар!