Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Беренче фикер алышу — Аксарда

Район җитәкчелегенең елга ике тапкыр җирлекләрдә, хезмәт коллективларында очрашулар үткәреп, башкарылган эшләрне барлау, алга таба мөһим булган проблемаларны ачыклап план кору, кешеләрне хәзерге вакытта борчыган проблемалары буенча тыңлау, аларны чишү юлларын эзләү максатындагы җыеннар традицион төстә дәвам итә.

Авыл җирлекләрендә шундый очрашуларның быелгы елда тәүгеләре Аксар һәм Югары Шепкә җирлекләрендә үтте. Алар эшендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты. 

Аксар авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә килгәндә биредә җиде авылда 6 крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм 31 шәхси эшмәкәр исәпләнә. 

Әлеге җирлек районда соңгы елларда юл төзелеше буенча иң күп эш алып барылган территорияләрнең берсе. Биредә 26,4 км. га сузылган юлларның 6,10 км. өлеше асфальт-бетон түшәлгән юллар, 15,8 км. арага ком катыш вак таш җәелгән. 

Авыл җирлеге территориясендә 2013 елдан бирле муниципаль янгын сагы хезмәте эшли. 2024 ел Аксар җирлеге янгынчылары өчен шактый катлаулы булды. Алар 18 тапкыр урыннарга чыккан, өч очракта олы янгыннар теркәлгән. Агымдагы елда җирлектә өстәмә пожар гидранты булдыру турында уйланалар. 

Үз чыгышында Петр Уразайкин җирлектә санитар чисталыкның югары дәрәҗәдә куелуын билгеләде. Алга таба да тәртип тотарга чакырды. 

Республика программасы нигезендә Бүре-Сарай авылында 300 мең сумга чишмә төзекләндерелгән, ә 2025 елда Аксарда да чишмәне төзекләндерү планга кертелгән. 

2024 елда җирлек халкы тарафыннан үзара салым 475 мең сум җыелган. Хөкүмәттән арттырылып кайткан сумма хисабына Аксарда урам юллары асфальтланган, Икенче Бөгелдедә урам яктырткычлары, балалар мәйданчыклары яңартылган, зират өе төзелеше өчен кирпеч алынган. Аны төзү эшен башкарган Василий Уразайкин белән Владимир Жвакинга аерым рәхмәт белдерелде. Өченче Бөгелдедә урам юлларына вак таш җәелгән, яктырткычлар куелган, Яңа Тәкмәктә дә хәзер урамнар яктырган, Иске Тәкмәк авылында үзәк өлеш яңартылган, һәйкәл буялган, урамнар яктыртылган, зират төзекләндерелгән, янгын куркынычсызлыгы гидранты урнаштырылган, Бүре-Сарайда янгын куркынычсызлыгы гидрантына кран куелган, Перцовка авылында шулай ук юллар, яктырткычлар, балалар мәйданчыгы яңарган. 

Үзара салым акчасына 2025 елда да һәр җиде авылда юлларны карау, урам яктырткычларын яңарту, Иске Тәкмәктә зиратны төзекләндерү планы тора. 

Халык җыены барышында авылларга якын урманнардан егылып яткан агачларны махсус янгын куркынычсызлыгы игълан ителмәгән чорда җыю рөхсәт ителүе белдерелде. Фермерлык эшчәнлеге алып барырга теләгән яисә алып баручыларга дәүләт программалары турында аңлатма бирелде, хуҗалыклардагы терлекләрне, йорт хайваннарын тоту тәртибе аңлатылды.


Кешеләрне физик мөмкинлеге чиклеләргә бирелә торган даруларның җитешмәү проблемасы борчуы да җиткерелде. Район үзәк дәваханәсе баш табиб урынбасары Вадим Усманов әлеге сорауларның халыктан җыелып тиешле структураларга җиткереләчәген әйтте. Чөнки бу проблеманың бөтен республикага кагылуы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев