Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бердәмлек өчен биеделәр

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 18 мартта, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик флешмоб бию эстафетасын башлап җибәрделәр.

Акция Россия яшьләренең иҗат һәм хәрәкәт аша бердәмлеген символлаштырырга тиеш. Эстафетаны беренче булып Иске Зәйдәге яшьләр үзәге командасы дәртле бию номерын башкарып башлап җибәрде, алар  видеоролик форматында Мәрхәмәтлек үзәгенә (Добро Центрга) сәлам тапшырдылар. Мәрхәмәтлек үзәге  балалары да инициативаны күтәреп алды, үзләренең уникаль хәрәкәтләрен өстәделәр һәм Зәй (РСО) студентлар отрядына эстафетаны тапшырдылар.  Шулай итеп, онлайн режимда бию марафоны шәһәрнең актив өч яшьләр мәйданчыгын бердәм патриотик омтылышка берләштерде.

"Флешмоб - ул күңел ачу гына түгел, бу безнең иҗат аша гомуми гражданлык позициясен белдерүнең заманча ысулы", - дип бүлешә Иске Зәйдәге яшьләр үзәге җитәкчесе.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты нәкъ менә шундый формат  тудыра, анда  патриотизмга зур урын бирелә.  Эстафетада катнашучы, Мәрхәмәтлек үзәге волонтеры Анастасия, үз хисләре белән уртаклашты: 

«Башлап җибәрү бик дулкынландыргыч иде. Бу эстафета өзлексез дәвам итүче изгелек һәм бердәмлек чылбыры кебек. Мондый мизгелләр гомергә хәтердә кала һәм син — зур, көчле илнең бер өлеше икәнлеген тоясың» - диде ул. 

Флешмоб-эстафета илкүләм  проект нәтиҗәләрен ачык күрсәтә: яшьләр читтә калмый, ә актив рәвештә уңай контент булдыра, оешмалар арасындагы бәйләнешләрне ныгыта һәм патриотизм культурасын заманча, яшьләргә аңлаешлы форматлар аша җиткерә.

фотолар район муниципаль сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев