Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бердәмлек кече яшьтән тәрбияләнергә тиеш

“Теремкәй” балалар бакчасының “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары республикада үрнәк.

“Теремкәй” балалар бакчасында республиканың “Беренчеләр хәрәкәте” эшчәнлеген балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында да активлаштыру максатындагы пилот проект семинар – практикумда каралды.
 

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрес бик җанлы барды. Аның эшендә  Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте”нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, аның урынбасары Ләйсән Засыпкина, төбәк хәрәкәте советы белгече Ландыш Фазуллина, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнаштылар.

Семинарда сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Петр Сергеевич, бүгенге көндә Зәй районы балалар бакчаларының 11ендә “Беренчеләр хәрәкәте” пилот проекты эшләвен белдерде.

“Без үзебез максатчан иделогия нигезендә тәрбияләнгән буын буларак, октябрятлар, пионерлар, комсолмоллар булган кешеләр, шуңа да “Беренчеләр хәрәте”нең яшь буынны бердәм эшләргә рухландыруын сөенеп кабул итәбез. Районда бу уңайдан нәтиҗәле эш бара, балалар бакчаларыннан ук сабыйларны активлар, үз Ватанының патриотлары итеп тәрбияләү бик мөһим”, – диде ул. 

Семинарны “Теремкәй” бакчасының өлкән төркем балалары искиткеч чыгышлары, мәгънәле шигырьләре, төбәгебездә яшәүче милләт халыкларының дуслыгын чагылдырулары белән ачып җибәрделәр. Тимур Җәүдәт улы “Теремкәй”дәге “Беренчеләр хәрәкәте” эшчәнлеген югары бәяләде. 

– Сабый кешегә тәрбия бирүне без өлкәннәр үз гамәлләребезгә контроль ясап алып барырга тиешбез. Чөнки бала кеше зурларның һәр хәрәкәтен, һәр эшен губка кебек үзенә сеңдерә бара, өлкән кешегә охшарга тырыша. Коллективта тәрбияләнгән бала гел икенче мохиттә, тормышка әзерләнеп үсә. Шуңа да республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Беренчеләр хәрәкәте”н республикада балалар бакчаларыннан ук башларга фәрман бирде. Безнең максат, моңа кадәр һәр коллективта алып барылган тәрбия эшен күмәкләштереп, үзара аралашып, уртак фикердә, максатта эшләү. Чөнки бер уй-фикердә, бер-беребез гамәлләрен тулыландыру баланы гармониядә тәрбияләү мөмкинлеге бирә, – дип ассызыклады ул.

Семинар барышында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрес фрагменты күрсәтелде . Теоретик блокта “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге хезмәткәрләре Ләйсән Засыпкина һәм Ландыш Фазуллина «Беренчеләр хәрәкәте”ндә мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен  пилот проектын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр. 

Шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасы исә “Беренчеләр хәрәкәте”н районда сабыйлар арасында беренчеләрдән буларак эшләтеп җибәрде. Ягъни бакча 2024 елдан “Беренчеләр хәрәкәте”ндә катнаша. Моның өчен балалар бакчасы педагоглары “Беренчеләр хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Остазлар.Татарстан Республикасы” дип аталган семинарында укулар үттеләр. “Теремкәй”дә тәрбия-уку эшләрен балаларны күпмилләтле халык-лар дуслыгын саклауга йөз тотып, һәр милләтнең гореф-гадәтләрен өйрәтеп, балаларга сеңдереп алып баралар.Бакча мөдире Рәзинә Борһанова җитәкчелегендә тәрбияче-педагоглар һәр ел фасылында кайсы милләт вәкиле нинди бәйрәмнәр үткәрә, шуңа игътибар биреп чаралар оештыралар, көндәлек дәресләрдә кул эшләренә, халык авыз иҗатын өйрәтүгә зур урын бирәләр. Семинар барышында “Теремкәй”дәге әлеге эшчәнлек тәҗрибәсе башка бакчалар белән дә уртаклаштырылды.

“Менә инде бер ел дәвамында безнең бакчаның пилот төркеме республиканың “Беренчеләр хәрәкәте”  чаралары планына туры килгән төрле юнәлештәге һәм дәрәҗәдәге чараларда катнашып киләләр. Иң мөһиме алар безнең балаларга бик ошый. Безгә бу эшләрдә “Беренчеләр хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый – дәүләт балалар хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Алчина зур ярдәм күрсәтә”, – ди Рәзинә Хафиз кызы.

Шулай ук “Теремкәй” балалар бакчасы шәһәрнең 3 нче мәктәбе “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән дә хезмәттәшлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев