Бердәм тавыш бирү көнендә 14 сәгатьлек телемарафон узачак
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине Татарстан!» телемарафоны була.
Ул 8 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Марафон вакытында тамашачыларга Татарстанның казанышлары һәм җиңүләре, иҗади кешеләр, иң яхшы гаиләләр һәм алдынгы проектлар турында сөйләячәкләр. «Бу чын мәгънәсендә республикабызга мәхәббәтеңне белдерү көне булачак! Республика өчен иң мөһим көн – Татарстан Рәисен сайлау көне!» - дип белдерделәр телерадиокомпаниядә.
ТНВ студиясендә бер көндә барлыгы 150гә якын кунак булачак, алар арасында сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар бар. «Яңалыклар»ның сайлау участокларыннан репортажлар, ТР Рәисен сайлауда катнашучылар турында мәгълүматлар, тавыш бирүдән башлангыч нәтиҗәләрне үз эченә алган махсус чыгарылышлар көтелә. Шулай ук «Болгар радиосы» радиостанциясеннән, махсус хәрби операция зонасыннан, Мәскәүдән һәм республика районнарыннан, «Казан» Гаилә үзәге янындагы концерттан турыдан-туры эфирлар планлаштырылган.
фото ТНВ каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев