Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бер фотосурәт тарихы

Татарстан Республикасы милли музее фондларында XIX гасыр ахырында Г.Ф. Локкеның Казан фотоательесында төшерелгән борынгы фотографиясе саклана.

Анда ак челтәрле күлмәктән  яшь кыз сурәте чагылдырылган. Аның үз-үзен тотышыннан ук затлы дворян нәселеннән булуы күренә. Бу Мария Вадимовна Крыжановская (кыз фамилиясе Молоствова), ул Казан һәм Уфа губерналарының эре җир биләүчеләре нәселеннән. Шунысы мөһим, кызның тормышы  Зәй районы, төгәлрәге, бүгенге көндә бер генә кеше дә яшәми торган Шумыш авылы белән бәйле. 

Егерменче гасыр башы  Россия империясенең барлык почмаклары өчен зур үзгәрешләр һәм тетрәнүләр чоры булган, шул исәптән бу шаукым Шумышка елгасы ярындагы тын гына утыручы авылга да кагыла.  

Шумышка нигез  унсигезенче һәм унтугызынчы йөзләр чатында салынган. Аның халкы күбесенчә игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнүче  рус крестьяннарыннан торган. Җирле халык, бигрәк тә атсызлар, еш кына күршедәге “Отрада” утарына  эшкә ялланганнар. Ул башта артиллерия генерал-майоры А. А. Гревныкы булган, ә соңрак ат үрчетүче И. М. Крыжановский кулына күчкән.

Авыл тегермән, икмәк запасы кибете һәм берничә бакалея кибете булу аркасында актив үскән. 1906 елда биредә халык саны 585 кеше тәшкил иткән. Ләкин  авылның тыныч тормышы яңа гасыр башындагы шау-шулы вакыйгалар белән бозыла. 

1905 елның февраленнән соң революцион күтәрелеш бөтен илне, шул исәптән Минзәлә өязен дә колачлый. Крестьяннар, җирле хакимиятләргә һәм алпавытларга каршы күтәрелеп, үз хәлләреннән канәгатьсезлек белдерә башлыйлар. Сәяси юнәлешле кешеләр һәм җирле интеллигенция тәэсирендә җирләрне басып алуга һәм эре милекчеләрнең милкен юкка чыгаруга юнәлдерелгән фетнәләр кабына башлый. Гомумән алганда, өяздә 16 утарга җимерелү куркынычы янаган. Алпавытлар арасында еллар буе җыйган бөтен байлыгын югалту ихтималы булу сәбәпле  паника башлана. Мондый кыенлыклар белән  Мария Вадимовна Крыжановская да очраша.

Ул Уфа губернаторы исеменә борчулы телеграмма җибәрә. Анда мондый юллар була: “Крестьяннарны тынычландыру өчен чаралар күрүегезне сорыйм, агитаторлар төнлә җыеннар җыялар, халыкны котырталар.  Сезгә урау юл белән телеграмма җибәрәм, Шумыш авылы янындагы Греве имениесендә яшим. Мария Вадимовна Крыжановская". 

Уфа губернаторы исә утарны  сак астына алырга боерык бирә һәм шуның белән  талау куркынычы булмый кала.  

Мария Вадимовна 1857 елның 19 апрелендә Молоствовлар дворян гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе, Вадим Владимирович һәм Мария Николаевна Левашова-Молоствовлар, эре җир биләүчеләр Молоствовлар нәселеннән, алар берничә йөз еллар буе зур җир биләмәләре һәм хуҗалыкларына ия  булган була. Кыз  бик яхшы белем ала, ат үрчетүче И.М. Крыжановскийга кияүгә чыга,  җәй көне алар гаиләсе ирнең “Отрада”  утарына  күченә, анда Мария Николаевна крестьян балалары өчен мәктәп төзетә һәм укытучы Анастасия Гущинаны биредә белем бирү өчен чакыртып ала. Мария бик ушлы хатын була, тормыш иптәшенә хуҗалыкны алып барырга һәм үстерергә булыша, хәтта сәяси катлаулы  елларда да гаилә милкен  саклап кала ала.

Әмма чын кыямәт 1917нче елгы Октябрь революциясеннән соң унике ел узгач була. Ул чорда  иске утар  хуҗаларының мал-мөлкәтен дә, тормышларын да бернәрсә дә аямый.  “Отрада”  утарын Шумыш авылы һәм тирә-як авыллар кешеләре тулысынча талап бетерә, һәм бу урын  баш күтәргән халыкның явызлыкларыннан соң бөтенләй юкка чыга. Утар белән идарә итүче Полит Осипович үтерелә. Крыжановскийлар гаиләсенең алдагы язмышы ничек булганы билгесез. Бу җирләргә гасырлар буена хуҗа булган борынгы династия әнә шулай юкка чыга. 

Авыл тормышындагы икенче мөһим этап күмәкләштерү чорында башлана. Крестьяннар “Прогресс” күмәк хуҗалыгына берләшәләр. Колхоз узган гасыр уртасына кадәр актив яшәештә була. Ә инде  Кама аръягында сәнәгать үсеше башлангач, кичәге крестьяннар төзелешкә китәләр, алар 60 км. арада булган Зәй, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә таралалар. 1979 елда инде авылда бары 21, ә 2002 елда 2 кеше исәпләнә. 

Сугыштан соңгы чор эпизоды аеруча кызыклы. Инде совет чорында, 1950 елларда, элеккеге утар территориясендә “Аҗаган" пионер лагере ачылган. Балалар бирегә җәй көне ял итәргә, Шумышканың салкынча суларында коенырга, тирә-як урманнардан гөмбә һәм җиләк җыярга килгәннәр. Хәтта лагерьның исеме дә символик яңгырашлы – “Аҗаган” була. 

Сиксәненче еллар азагында исә элекке хуҗаларның  токымнары туган җирләренә  кайтканнар, революциягә кадәр үк ата-бабалары күмеп  калдырган кыйммәтле әйберләрне эзләгәннәр,  дигән имеш-мимешләр йөри башлый. Ләкин алар хәзинәне тапканмы-юкмы икәнен берәү дә төгәл генә әйтә алмый, шулай да бу риваять телдән-телгә күчеп халык хәтерендә сакланып калган.

Бүген Шумыш авылы бөтенләй бушап калган. Анда бары хуҗасыз ике йорт тора. Ә “Отрада”  утарының тарихы музей архивларында һәм тарихчылар китапларында гына яши. 

Язма архив документлар нигезендә, реаль вакыйгаларга таянып язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев