Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бер елга контракт: Пилотсыз системалар гаскәрендә кемнәр хезмәт итә ала?

Ни өчен ул элиталы гаскәр дип санала?

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәренә кандидатлар җыю бара. Мондый контракт билгеле бер вакытка төзелә һәм хәрби үзе теләгән очракта гына озайтыла.

Пилотсыз системалар гаскәре – Россия Кораллы Көчләре структурасында, пилотсыз комплексларны кулланып, хәрби операцияләр үткәрү өчен махсус төзелгән гаскәрләрнең яңа төре. 

Бу –  югары технологияле хезмәт, аны еш кына компьютер артында эшләү белән чагыштыралар. Монда физик әзерлек түгел, ә игътибар, аналитик акыл, яхшы моторика мөһим.

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен ташламаларның киң спектры гамәлдә.  Алар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы, акчалата түләүгә ай саен өстәмә түләү; гомер һәм сәламәтлекне иминиятләштерү, түләүсез тикшеренүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану. Сугышчыларның гаиләләре дә игътибарсыз калмый. Аларга кайбер ташламалар, шул исәптән югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, түләүсез секцияләр, юл йөрү һәм башкалар кагыла.

Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләр 2,9 млн сумга кадәр артты. Бу - илдәге иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Татарстан бюджетыннан 2,5 млн сум бүлеп бирелә, 400 мең сумны министрлык бирә.

Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки  район хәрби комиссариатында алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев