Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер-берсенә таяныч, башкаларга үрнәк алар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Ольга белән Сергей Коклиннар 40 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Аларга сокланмаган кеше юктыр. Бер-берсенә таяныч, терәк, башкаларга үрнәк булып яшиләр.

Алар икесе дә Иске Зәй бистәсендә туып үскәннәр. Ә яшьләр көзге бал кичәсендә танышалар. Шул очрашудан алар йөрәгендә бер-берсенә карата сөю хисләре кабына. Ольга Сергейны армия хезмәтенә озатып кала. Егет Польшада хәрби бурычын үти. Сергей солдаттан кайткач, озакка сузмый 1984 елның июлендә чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Гаиләдә кызлары Надя туа. Хәзер инде оныклары Елизавета һәм Савелейга куанып, аларны тәрбияләшәләр. Лиза шәһәрдә узучы мәдәни чараларда актив катнаша. 

Елена Афанасьевна 14 ел инде 1нче мәктәптә педагог-оештыручы булып хезмәт куя. Ә Сергей Геннадьевич — һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Бүгенге көндә ул «Восток» агрофирмасында эшли. 

«Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева бу көннәрдә Коклиннарда кунакта булды. 

-Сергей Геннадьевич белән Ольга Афанасьевна Ударная урамында яшиләр. Бик тырыш, үрнәк гаилә алар. Йортлары ялт иткән аларның, ә бакчалары чәчәкләргә күмелгән. 40 ел бергә яшәү сере белән дә уртаклаштылар алар. Әлбәттә, төрле чаклар була, тик бер-береңә юл куя белергә кирәк, дигән фикердә икесе дә. Үзидарәбез территориясендә шундый күркәм гаиләләр яшәвенә сөенеп, алага тигез гомер, сәламәтлек, балалар, оныклар куанычы телибез, — ди Олеся. 

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев