Бер атнада 99 юл йөрү кагыйдәсен бозу теркәлгән
Зәй район юл хәрәкәте иминлеге сагы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 11-17 сентябрь аралыгында юлларда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
«Бәхеткә аварияләрдә кешеләр тән җәрәхәтләре алу очраклары юк. Тик шулай да безнең хезмәткәрләр бер атна эчендә 99 юл кагыйдәсе бозу очрагын ачыкладылар. Ә һәр хокук бозуның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы зур. Шуңа да һәркемнән кагыйдәләргә игътибарлы булу сорала, балаларның яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрүен күз уңыннан чыгармагыз», — ди район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев