Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бер атна эчендә зәйлеләр мошенникларга 3 миллион сумга якын акча күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

15 апрельдә полициягә  бер ир-ат мөрәҗәгать итә. Аның исеменә кырыгалдарлар микрофинанс оешмасында 3600 сумлык заем рәсмиләштергәннәр. Җинаятьчеләр зыян күрүченең паспорт мәгълүматларыннан файдаланган. Һәм хәзер аңа кредит алуда катнашы булмавын исбатларга туры киләчәк.

Зәйдә яшәүче бер кешегә  билгесез кеше шалтыратып, үзен домофоннар урнаштыручы компания хезмәткәре дип таныштыра. Җиһазларны алыштыру сылтавы белән җинаятьче шәхси мәгълүматлар сакланган компьютерга керү мөмкинлеген ала. Ул зыян күрүченең дәүләт хезмәтләре аккаунтына кереп, 690 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә омтыла. Бәхеткә, операцияне вакытында блоклыйлар.

Районның бер авылында яшәүче хатын-кыз шулай ук кырыгалдарлар корбаны булган.  Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен хокук саклау органы хезмәкәре дип таныштырган һәм аны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә теләүләре турында хәбәр иткән. Әлеге хатын-кыз, паникага бирелеп, мошенниклар счетына 2765000 сум акча күчергән.

-Паспорт, банк карталары һәм SMS кодлары мәгълүматларын беркемгә дә хәбәр итмәгез. Чит кешеләргә компьютер яки телефонга керү мөмкинлеген бирмәгез. Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 102 номеры буенча шалтыратыгыз яки Эчке эшләр министрлыгының якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Җинаять турында никадәр иртәрәк белдерсәң, акчаны кире кайтару өмете шулкадәр югарырак.

Уяу булыгыз! Мошенниклар даими рәвештә алдауның яңа схемаларын уйлап таба, - дип мөрәҗәгать шәһәр-район халкына полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев