Бер атна эчендә Зәйдә балигъ булмаганнар арасында комендант сәгатен бозуның сигез очрагын ачыклаганнар
Узган атнада Зәйдә полиция хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләрнең урамда олылар озатуыннан башка кич йөрүе буенча сигез очракны теркәгәннәр.
Эчке эшләр бүлегендә җәйге чорда балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате гамәлдә булуын искә төшерделәр. Ул төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр вакыт.
Бу вакытта балаларга ата-аналарыннан яки законлы опекуннарыннан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Таләпләрне бозган өчен ата-аналар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Кабатланган очракларда балигъ булмаган яшүсмерне профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.
Ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына күбрәк игътибар бирергә һәм кичке һәм төнге вакытта аларның кайда булуын контрольдә тотарга сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев