Белоруслар Зәйдә электр көчәнеше астында эшләргә өйрәнә
Бүген без Зәй районында башкарылучы уникаль эшнең шаһитләре булдык.
Бүген без Зәй районында башкарылучы уникаль эшнең шаһитләре булдык. Поповка авылына узучы электр линиясе баганасын электр көчәнеше астында алыштыруны Белоруссиядән килгән “Минскэнерго” оешмасы хезмәткәрләре башкарды.
Белоруссия электр энергиясе белгечләре Зәйгә көчәнеш астында эшләүче белгечләр әзерләү үзәгенә укырга килгәннәр. Теоретик белемне алар политехник колледж территориясендә монтажланган практик дәресләр үтү мәйданчыгында ныгытканнар. Хәзер исә төп имтиханны гамәлдәге электр линиясенең баганасын алыштырып күрсәтеп тапшыралар.
- Билгеле булганча, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте Россиядә һәм күрше чит илләрдә электр көчәнеше астында, ягъни электрны сүндермичә генә төзекләндерү эшләре алып бару буенча махсуслашты. Мондый белгечләр әзерләү үзәге Зәйдә эшли. Менә чираттагы шундый укуларга “Минскэнерго” дан да хезмәткәрләр килде. Алар бүген белем дәрәҗәләрен гамәлдә күрсәтә, - ди Зәй район электр челтәре оешмасы җитәкчесе Олег Лукин.
Белоруслар да үзләренә мондый мөмкинлек тудырылудан канәгать.
- Без электр көчәнеше астында эшләргә өйрәнү өчен 5 кеше килдек. Моңа кадәр бездә электрны өзмичә төзекләндерү эшләре башкарылганы юк иде, хәзер менә мондый эш ысулын куллана башларга исәп”, - ди “Минскэнерго” мастеры.
Ә Зәйдә инде электр үткәргечләрдә төзекләндерү эшләре 50гә 50 форматында башкарыла. Бу уңайдан Зәй электромонтерлары көчәнеш астында эшләү буенча осталарга әверелделәр.
- Без үзебез белгәннәрне Белоруссиядәге коллегаларыбызга бик теләп өйрәтәбез. Менә хәзер алар тәүге тапкыр линиядәге электр көчәнешен өзмичә зарарланган багананы алыштырып, тиешле таләпләрне үтиләр”, - дип сөйләде мастер Николай Федотов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев