Белгечләр киңәше: Кышкы тәгәрмәчләрне кайчан алыштырырга?
Автомобильнең кышкы тәгәрмәчләрен җәйгеләргә алыштыру өчен иң кулай вакыт – һаваның уртача тәүлеклек температурасы +7 градустан югарырак булганда.
Белгечләр аңлатканча, кышкы шиннар җылы һавада үз сыйфатларын югалта: алар юлга начаррак ябыша һәм тизрәк тузарга мөмкин.
Шуңа күрә тәгәрмәчне вакытында алыштыру куркынычсызлык өчен дә мөһим.
Экспертлар әйтүенчә, уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +7 градусны узгач , җәйге шиннарны куярга була.
Ләкин моны артык иртә эшләү дә киңәш ителми. Кайбер төбәкләрдә яз башында кинәт кар явуы яки салкыннар кире кайтуы ихтимал. Бу очракта җәйге алар юлда куркыныч тудырырга мөмкин.
Кыштан соң автомобильнең асылма системасындагы резина-техник детальләр дә тикшерүне таләп итә.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев