Белгечләр язын табигый сулыклардан су кулланмаска чакыралар
Язын эрегән кар сулары халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудыра, чөнки эрегән сулар белән елгаларга, сулыкларга, чишмәләргә, коеларга химик һәм биологик матдәләр эләгергә мөмкин.
Зәй районында 22 авыл җирлеге һәм 83 торак пункт бар. Су басу мөмкин булган зонага ике торак пункт керә: болар — Аксар җирлегенең Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары.
Су басуның тискәре санитар-эпидемиологик нәтиҗәләрен булдырмау һәм халык сәламәтлегенә зыян салмау максатыннан профильле ведомстволарга, шулай ук җирле үзидарә органнарына тиешле йөкләмәләр бирелде.
Су басу ихтималы булган торак пунктларда яшәүчеләр кирәк булганда санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килгән чиста су белән тәэмин ителәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама, Зәй районы территориаль бүлеге халыкка эчү өчен кайнатылган суны гына кулланырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев