Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белгеч кисәтә: “Чүп яндырган өчен 400 мең сумга кадәр штраф яный”

Яз җитеп, җир өсте кипшерә башлау белән халык, бигрәк тә бакчачылар коры үлән, чүп яндыра башлый.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ашарга һәм шашлык әзерләргә рөхсәт ителми, моның өчен хәтта мангал, таба яки казан кулланылса да. Пиротехника куллану да тыела.
“Коры үлән яндырган өчен гражданнарга - 5 мең сумнан 15 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф яный”, – ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Аеруча җитди очракларда янгын чыгуда гаепле кеше җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев