Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Белгеч киңәше: орлыкны ничек дөрес сайларга?

Гыйнвар азагы-февраль башы – орлык барлау өчен кулай вакыт. Орлык сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Татарс-тан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина бу хакта аңлатма бирә.

– Матур тышлы орлык кабы һәркемне җәлеп итә, гади ак пакетларга исә игътибар аз, ә юкка. Еш кына мондый төргәктәге орлыклар сыйфатлы була. Бәясе дә күпкә түбән. Ә төсле матур кап товарның бәясен арттыра.

Беренче чиратта пакетка нәрсә язылганны укыгыз. Анда барлык мәгълүмат булырга тиеш: эталон билгеләнеш, партия номеры, орлыклар саны данәләрдә яки масса граммнарда, яраклылык срогы, җитештерү урыны һәм башкалар. 
Орлыкларның авырлыгы (саны). Орлыклар бөртекләп тутырылган булса, бу мәгълүмат данәләрдә языла. Ә авырлыгы буенча үлчәп салынган булса – граммнарда.

Орлыкларның партия номеры. Орлыкларның һәр партиясе мәҗбүри рәвештә сертификация уза яисә чәчү сыйфатын раслап таныклык ала. Партия номеры ни өчен кирәк соң? Әгәр дә орлыкларның сыйфаты начар булуы ачыклана икән, сез җитештерүче компаниягә шикаять белдерә аласыз. Моның өчен чек һәм төргәккә язылган партия номеры кирәк булачак. Киңәш – төргәкне шушы партия номеры сакланырлык итеп ачыгыз.

Орлыкларның яраклылык срогы төрле факторларга бәйле – төргәгеннән, саклау шартларыннан һәм, әлбәттә инде, культураның үзеннән. Шунысын да истә тотыгыз, гади бер катлы төргәкләрдә орлыклар бер ел чамасы саклана. Ә капсулага салынган яисә ике катлы төргәкләрдә (мәсәлән, фольга каплы) саклану срогы  күпкә озынаерга мөмкин.

Әгәр сез орлыклар сатып алгансыз һәм алар сыйфатсыз булып чыкса,  сатучыга язмача дәгъва җибәрә аласыз. Бу дәгъвада сезнең мәгълүматларыгыз (Ф.И.О., адрес, элемтә телефоны), мөрәҗәгать итү сәбәбе һәм сезнең таләбегез мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиеш.

Төзелгән дәгъваны почта аша тапшыру турында хәбәрнамә һәм эчтәлек исемлеге белән хат итеп җибәрергә яки сатучының вәкаләтле хезмәткәренә шәхсән тапшырырга кирәк, бу очракта тапшыру турында билге куелу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев