Белгеч киңәше: «Мунча якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез»
Районыбызда агымдагы елда шәхси хуҗалыкларда мунчалар януның 10 очрагы теркәлгән. Узган шимбәдә Яңа Тәкмәк авылында шундый очрак булды.
Янгыннарның ешаюын күздә тотып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район янгын күзәтчелеге бүлеге мичләр, электр приборлары белән эш иткәндә аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булуны сорый. Мунча миченә артык кызу итеп ягу да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз, тәмәке төпчекләрен сүндермичә җиргә ташламагыз, янып торучы мичләрне карауны балаларга һәм картларга ышанып калдырмагыз. Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар.
— Мунча якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Яккан мичне бер генә минутка да күз уңыннан чыгарырга ярамый. Ут даими контрольдә булырга тиеш. Корылмалардагы электр үткәргечләрен дә хуҗалар карап торсын иде, — ди янгын күзәтчелеге бүлеге күзәтчелеге башлыгы Андрей Кириллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев