Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белгеч киңәше: Ялга барганда машинагызны автостоянкада калдырырга уйласагыз...

Хәзер отпускалар сезоны. Еш кына транспорт чаралары йөртүчеләр ялларга барганда автостоянка хезмәтләреннән файдалана. Әлеге очракларда нәрсә белергә кирәк?

Бу турыда тулы аңлатма бирүен сорап, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Эльвира Милочкинага мөрәҗәгать иттек.

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 10нчы маддәсе нигезендә килешү төзелгәнче, башкаручы кулланучыга күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.

Автостоянка хезмәтләре күрсәтү буенча ачык килешү төзелә. Әгәр автостоянкага күп тапкыр керү һәм аннан чыгу мөмкинлеге белән килешү төзелгән булса, даими пропуск рәсмиләштерелә. Пропускада автомобильнең маркасы, моделе һәм дәүләт теркәү билгесе, автостоянкадагы урын номеры, пропускның гамәлдә булу вакыты күрсәтелә.

Автомототранспорт чарасын автостоянкага бер тәүлектән артык булмаган срокка куйганда килешү кулланучыга тиешле документ (расписка, квитанция һ.б.) бирү, автомототранспорт чарасының дәүләт теркәү билгесен күрсәтү юлы белән төзелергә мөмкин. Әлеге документның күчермәсе хезмәт күрсәтүчедә кала.

Килешү төзегәндә, хезмәт күрсәтүче кулланучыны автостоянкадан файдалану, куркынычсызлык техникасы, янгынга каршы, санитар һәм Россия Федерациясе законлы актларында каралган башка кагыйдәләр белән таныштырырга тиеш.

Килешү яки хезмәт күрсәтү турында документ (расписка, квитанция һ.б.) югалган очракта, бу хакта хезмәт күрсәтүчегә хәбәр итәргә кирәк. Шул ук вакытта автомототранспорт чарасы кулланучыга аның шәхесен һәм автомототранспорт чарасына милек хокукын раслаучы документлар буенча язма гаризасы нигезендә бирелә.

Күрсәтелгән хезмәтнең бәясе килешүдә билгеләнә. Әгәр кулланучы бу чыгымнарга ризалык бирсә яки соңыннан аларны хупласа, башкаручы һәм кулланучы килешү төзегәндә алдан күрелмәгән чыгымнар (гадәттән тыш чыгымнар) башкаручыга кире кайтарыла.

Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты килешү шартларына туры килергә тиеш. Автомототранспорт чарасын автостоянкага кую автостоянкадан файдалану, куркынычсызлык техникасы, янгынга каршы, санитар һәм Россия Федерациясе закон актларында каралган башка кагыйдәләргә ярашлы рәвештә башкарыла.

Автостоянкага куелган автомототранспорт чарасы урланган, зыян килгән яки комплектлылыгы бозылган очракта, хезмәт күрсәтүче кулланучы таләпләре буенча тиешле акт төзергә тиеш. Ул кулланучы һәм хезмәт күрсәтүченең вәкаләтле хезмәткәре тарафыннан имзалана. Акт ике данәдә төзелә, аларның берсе кулланучыга тапшырыла, ә икенчесе хезмәт күрсәтүчедә кала.

Кулланучы килешүне теләсә кайсы вакытта үтәүдән баш тартырга хокуклы.

Килешүдә билгеләнгән хезмәт күрсәтү вакыты тәмамлангач, кулланучы автомототранспорт чарасын автостоянкадан алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев