Белгеч киңәше: Бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән ничек котылырга?
Роспотребнадзорның Зәй бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин торак секторында бөҗәкләр һәм кимерүчеләр белән көрәш буенча профилактик чаралар турында аңлата.
-Торак йортта бөҗәкләр белән көрәшү – мөһим профилактик чара. Алар белән көрәшне системалы рәвештә һәм бер үк вакытта бөтен бинада тулысынча юк итәрлек итеп үткәререгә кирәк.
Кандала гадәттә еш кына җиһаз сатып алганнан соң, күршеләрдә кандала булганда, юлда йөргәндә һәм кунакханәләрдә яшәгәннән соң килеп чыга.
Көрән кырмыскалар һәм тараканнар азык-төлек, аеруча киптерелгән җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, җиһаз, йорт кирәк-яраклары белән керергә мөмкин.
Бөҗәкләрнең таралу тизлеге зур. Алар ярыклардан һәм канализация янындагы тишекләрдән, су үткәргеч торбалардан, һава суыргыч җайланмалардан фатирдан фатирга күчеп йөри.
Төп профилактик чаралар өч этаптан тора:
– бөҗәкләр һәм кимерүчеләрнең бина эченә үтеп керүенә һәм “төпләнүенә” юл куймау, торак биналарда гына түгел, шулай ук гомуми файдаланудагы урыннар – подвал, чормалар, баскыч астындагы урыннарның да санитар-техник торышын саклап тотуга шартлар булдыру;
- фатирларда азык-төлекне һәрвакыт тыгыз итеп ябык савытларда тоту мөһим, өстәлләрдә пычрак савыт-саба, азык калдырмаска кирәк. Чүпне вакытында түгү зарур;
– кимерүче, бөҗәкләрне юк иткеч чаралар. Кимерүчеләр өчен инсектицидлы гель-пасталарны махсус кибетләрдән сатып алырга һәм аларны инструкция буенча катгый рәвештә файдаланырга кирәк.
Гомуми файдаланудагы урыннарны эшкәртү яшәүчеләрнең гаризасы буенча йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания тарафыннан үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев