Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Белем көне белән!

Кадерле укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән Белем көне – яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм!

Бу бәйрәм яхшы кичерешләр, бәхетле мизгелләрне хәтердә яңарту һәм ашкынулы көтү хисләре белән тулы. Яшь буын өчен 1 сентябрь — ул мәктәп, яраткан укытучылар, сыйныфташлар белән очрашу көне, ә әти-әниләргә — баласы өчен җаваплы чор башлануын искәртүче дата. Бу көн — шулай ук тагын бер кат педагогларга тырыш хезмәтләре, аңлаучан күңелләре, энергияләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерү вакыты да.

Яңа уку елы башлануын тынгысыз, кайгыртучан күңел белән педагоглар да көтә. Зәй муниципаль районының үз һөнәренә тугры укытучылары балаларга белем һәм тәрбия бирү миссиясен намус белән башкаралар, тирән белем бирү белән берррәттән, патриотизм, эчке дөнья матурлыгы, туган төбәккә мәхәббәт тәрбиялиләр, дөрес тормыш юлын сайларга булышалар.

Бүген шәһәр һәм авыл мәктәпләренә тәүге кат мәктәп бусагаларын атлап 530 беренче сыйныф укучысы керә, ә парталар артына быел 5200 укучы утыра. Политехник көллияткә һөнәри белем дөньясына 171 яңа студент аяк баса. Гомумән, биредә 538 кыз һәм егет тугыз юнәлеш буенча һөнәри белем өсти, берничә елдан алар районның оешма-предприятиеләре өчен мөһим булган кадрлар резервын тулыландырачак. Кирәкле һөнәр иясе булу ул һәр кеше киләчәге өчен ышанычлы нигез булып тора.

Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын! Педагогларга, әти-әниләргә — ныклы сәламәтлек, уңышлар, укучыларга һәм студентларга яхшы укуларын һәм якты үрләр телим.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев