Белем йорты – район горурлыгы
7нче мәктәп уку елын уңышлы тәмамлады.
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарылган эшләре белән тагын бер уку елы тарихка кереп калды.
Бу язмам шәһәребезнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче урта мәктәбе хакында. Яхшы мәктәп, әлбәттә, үзеннән-үзе тумый, барлыкка килми. Аны лидерлык сыйфатларына ия булган шәхес җитәкләргә тиеш. 7нче мәктәп бу яктан бәхетле булды. 2017 елдан ул Игорь Александрович Биканов кулында. Ул – заманча карашлы, һәрвакыт үз өстендә эшләргә омтылучы, тырыш педагогларны, хезмәткәрләрне янына туплап, үстерә ала торган җитәкче. Шуңа күрә дә 7нче мәктәп җәмәгатьчелек, ата-аналар өчен әһәмиятен югалтмый, көннән-көн популярлыгы арта бара.
“Баланы бу мәктәпкә бирүебезгә шатланып туя алмыйбыз, монда укытучылар көчле, белемлеләр, һәр бала өчен җан атып торалар. Һич уйламаганда ата-аналарның әнә шундый сөйләшүләренә шаһит булырга туры килде.
– Әлбәттә, ата-аналарны беренче чиратта балаларының укудагы уңышлары, яхшы билгеләре сөендерә. Шул ук вакытта мәктәп диварларында әйбәт өлгерешкә ирешү белән беррәттән, җәмгыятебез өчен тәрбияле кеше үстерү дә мөһим. Шуннан чыгып, без тәрбия мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирәбез. Тәрбия һәм укыту – бердәм һәм аерылгысыз белем бирү процессы ул. Нинди генә чорда яшәсәк тә, укытучының үз алдына куйган максаты бер үк – тирән белем һәм яхшы тәрбия бирү. Коллектив тотрыклы, тәҗрибәле педагоглардан тора. Өлкән яшьтәге остазларыбыз яшьләрне бик теләп үз канаты астына ала, эшкә өйрәтә, барлык белгәне, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Бергәләп конкурсларда катнашып, грантлар отып яшибез, – ди директор Игорь Александрович.
Эш нәтиҗәләре максатчан педагогларга да, укучыларга да бәйле. Укучыларның төрле фәннәрдән олимпиадаларда төбәк туры нәтиҗәсе буенча 19 призлы урын алуы нәкъ менә шул хакта сөйли. Сәнгать, рус әдәбияты, тарих, геог-рафия, биология, физкультура, татар теле, Татарстан тарихы фәннәре буенча ел саен призлы урыннар булып тора. Сәләтле балалар белән эшләүгә бөтен көчләрен куйган укытучылар – Регина Краснова, Гүзәл Дылевская, Ирина Гладких, Юлия Запека, Альбина Йосыпова, Любовь Долгова, Юлия Танчук, Ольга Советникова, Әлфия Петровалар белән ничек горурланмыйсың!
– Болар бер генә көндә һәм бер генә кеше хезмәте белән ирешелгән уңышлар түгел. Аң-белем бирү мәктәп бурычы булса, аңа омтылу гаиләдән алынган тәрбиядән килә. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Димәк, хезмәт җимешебез уртак. Безгә килгән кунаклар, сокланып, сез бер гаилә кебек, дип китәләр, – ди, горурланып, директорның укыту эшләре буенча урынбасары Әлфия Петрова.
Педагогик коллектив мәктәп администрациясенең тырыш укытучыларны күрә-бәяли белүен ассызыклый. Башлангыч сыйныф укытучылары Римма Әхмәтшина, Тәслимә Фәхруллина, Нина Тулыниналар мәктәп бусагасын атлап кергән баланың сәләтен үстерүгә беренче көннән үк керешсәләр өлкән сыйныфта укытучылар бу эшне дәвам итә. Белем һәм тәрбия тиешле сис-темага салынган биредә.
Тел тамыры, аның яме, тәме – гаиләдә. Татар гаиләсендә һәр әти-әни баласы белән татарча сөйләшсен иде, дип тели гомерен шушы изге бурычка багышлаган милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Эльза Нургалина. Шәхсән үзем, ветеран татар теле укытучысы һәм шигырьләр язучы буларак, балалар белән очрашуда катнаштым. Мин аларга балалар өчен язган шигырьләремне укыдым. Тып-тын гына игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган мәгънәле сорауларны бирделәр. Сәнгатьле итеп минем шигырьләремне сөйләделәр. Мин аларга сокланып утырдым. Җан җылысын, сабырлыгын, фидакарьлеген биреп, ана теленә мәхәббәт уятучы Резидә Нигъмәтҗанова, Люция Гыйниятуллина, Динара Зыятдинова, Алсу Талиповалар кебек татар теле укытучылары булуына сөенеп куйдым. Мәктәптә “Нур” балалар театры түгәрәге эшләп килә. Түгәрәктә укучылар татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр һәм эзләнү эшләре белән фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар.
Гомумән, мәктәптә төрле юнәлеш буенча 14 түгәрәк эшли.
– “Россия бөркетләре”, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Яшьармиячеләр сафы” хәрәкәтләренә балаларыбыз бик теләп кушылды. Спорт-сәламәтләндерү чараларына да зур игътибар бирәбез. Баскетбол, волейбол, футбол буенча, «Президент уеннары» ярышларында укучылар физкультура укытучылары Регина Краснова, Ринат Хәлиуллин җитәкчелегендә югары уңышларга ирешәләр, – дип өстәде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Антонова.
Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, майор Сергей Петрушенко бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ялга кайткач, мәктәпне, балаларны сагынып очрашуга килә. Бу да чын ватанпәрвәрләр тәрбияләүдә эзсез калмый.
Бу мәктәп киләчәктә дә Зәебезнең йөз аклыгы булып, хезмәт дәртен сүндермичә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү миссиясен лаеклы дәвам итәр дип ышанам. Алга таба да зур уңышларга ирешеп, бердәм көчле коллектив булып эшләүләрен теләп калам.
Фәния Әгъзамова, ветеран укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев