Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхетне туган авылда таптык

Елена Москова — Сәвәләй авылы кызы, ул туган авылы мәктәбендә балаларга инглиз теле дәресләрен укыта.

Туган авылың мәктәбендә эшли башлау укытучыдан зур осталык, икеләтә җаваплылык таләп итә. Үзен укыткан укытучылар коллективы алдында сынатмыйча, бөтен көчен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый Елена Георгиевна.

Алабуга дәүләт педагогика университетында чит телләр укытучысы белгечлеген алган яшь кыз 2008 елда Сәвәләй мәктәбенә эшкә кайта. Тормыш иптәше Владислав та — Сәвәләй егете.

— Безне шәһәр тормышы кызыктырмады. Башта ук авылга кайтырга карар иттек. Аннан мине инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур булгач, юллама белән укырга җибәрделәр. Хәзер һәр авылда диярлек заманча шартларга ярак-лаштырылган, мәгълүмати технологияләр белән җиһазландырылган белем учаклары эшли. Безнең дә мәктәбебездә балаларга белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган, — ди Елена Георгиевна.

Московлар гаиләсендә өч бала үсә. Олы уллары Павел — XI, уртанчылары Глеб VI сыйныфта укый, ә кечеләре Ярослав балалар бакчасына йөри. Яшь гаилә әти-әниләре янәшәсендә заманча йорт салып кергәннәр.

— Мин бик бәхетле килен, кыз, дип әйтәсем килә. Балаларыбыз әби-бабалар тәрбиясен дә алып үсә. Бәйрәмнәрне без борынгы гореф-гадәтләрне саклап бергәләп уздырабыз. Күп нәрсәгә әти-әниләрдән өйрәнәбез, аларны үзебезнең гаилә традицияләренә дә кертергә тырышабыз, — ди Елена Москова.

Хәзер авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким яшәмиләр. Московлар заманча бик матур йорт салып кергәнәр. Бакчаларында чәчәкләрнең ниндиләре генә үсми! Елена Георгиевна үзенең интернет-кибетен дә булдырган.

Елена Москова дәресләрендә укучыларына да инглиз телен өйрәтүдән тыш мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, иҗади эшләргә өйрәтә. Укытучы балаларны гадәти булмаган фикерләүгә этәрә, эшчәнлекләрен иҗади юнәлешкә юнәлтергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев