«Бәхетле көннәрем күп...»
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият.» проекты кысаларында чираттагы әдәби кичә әнә шундый баш астында үтте.
Аның кунагы якташыбыз, шигырьләр иҗат итүгә хирыс, публицист, журналист Фирдәүсә Бикмәтова. Очрашуда районның әдәбият сөючеләре, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, Әхмәт авылы укучылары катнашты.
Районыбызның Карман авылы кызы соңгы алты елда иҗат дөньясына чумып инде ике шигырьләр җыентыгын нәшер итәргә өлгергән. Аның туган төбәге, якыннары, мәхәббәт темасы, балаларга багышланган шигырьләре безнең «Зәй офыклары» газетасы битләрендә дә еш басылып килә.
«Туган төбәгем минем һәрчак йөрәк түрендә. Авылдан чыгып шәһәргә китсәм дә, авыл үзе минем күңелемнән китмәде. Чыннан да аның табигате иҗатыма илһам чишмәсе булып тора. Туган җиргә кайткан саен шигъри тәлгәшләр ургылып туа. Без гаиләдә алты бала — биш кыз туган, бер ир туган үстек. Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар, аралашып, дус-тату яшибез. Иҗатымда да аларның һәрберсенә аталган шигырьләрем күп, алар мине бәхетле итә», — диде ул очрашу барышында, аның иҗатына багышланган кичәгә җыелып килгән туганнарына җылы караш ташлап.
Фирдәүсә кече яшьтән шигырьләр язарга сәләтле булса да, бу мавыгуына әллә ни җитди игътибар бирми. Тумыштан бирелгән матур, моңлы тавышы булу сәбәпле ул җырчы булырга хыяллана. Бу теләгенә әти-әнисе дә каршы килми. Хатирәләргә бирелеп, ул биш яшьлек чагында әтисе белән көтү чиратына чыккач, чыбыркыны микрофон итеп авыл тарафына карап, Әлфия Афзалованың туган якка багышланган җырларын башкаруын искә алып үтте. Тик язмышында аңа профессиональ җырчы булып китәргә язмаган була күрәсең. Бигеш мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә бетергән Фирдәүсә олы апасы тәкъдиме белән педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Ә аннан соң Чаллы телевидениесы журналисты булып эшли, соңрак «Другая сторона» газетысында хезмәт куя. Публицистика өлкәсе белән якынаюы шул чорларда барлыкка килә. Ә аннан инде бөтенләй башка юнәлештә — хокук сагы өлкәсендә эшли.
«Кечкенәдән иҗат белән мавыгудан башланган чорларыма мин менә алты ел элек яңадан кайттым. Дәфтәр битләрендә, аерым кәгазьләргә язылган шигырьләремне барларга керештем. Үзем яңа иҗат агымына кушылдым. Шигырьләремне социаль челтәрләрдәге үз битләремә урнаштыргач, Айдар Маннанов, Фәнәви Дәүләтбаевлар профессионаллар күзлегеннән карап минем иҗатыма бәя бирделәр, бу миңа канатлар куйды. Язучы, шагыйрә Равилә Шәйдуллина мине тагын да активлашырга өндәде. Шулар тәэсирендә өлкәннәр өчен „Әй син, гомер!“, балалар өчен „Балачак иле“ шигырьләр китапларым чыкты. Монда миңа тормыш иптәшем матди яктан да, рухи яктан да нык ярдәмчем булды», — дип сөйли Фирдәүсә Бикмәтова.
Кичә барышында Фирдәүсәнең бертуганнары да аның иҗаты, аннан үзләренә күчкән иҗат очкыннары турында сөйләделәр. Фирдәүсә үзе дә, сеңлесе Флюра да матур җырларын бүләк иттеләр. Аның шигырьләрен алып баручы Лилия Әхмәтҗанова да, балалар да, китапханәчеләр дә сәнгатьле итеп укыдылар. Китапханә директоры Сәрия Батршина бу чишмәнең мәңге саекмавын, әле алга таба да очрашуларда күрешергә насыйп булуын теләде.
Әдәби кичә чын мәгънәсендә һәркемгә күңел җылысы бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев