Бәхетле картлык
Бигеш авылыннан Сания апа Хисмәтуллина хатирәләре.
Вакыт үткән саен Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын сирәгәя бара. Киләсе елның 9
маенда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.
— Бөтен тормышның авырлыгы әниебез җилкәсенә төште. Без, балалар да, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Сарыклар да, бозаулар да караштык. Ач-ялангач булса да, авыл халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Иртәгесе көнгә ышанычы зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, халык чәчүен дә чәчте, урак белән игенен дә урды.
Әтиебез Габделхак фронттан хатларны күп язды, берсе килмәсә, берсе килер дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга идек. Хатларның кайсын гына алсак та, ул җиңүгә ышаныч белән язылган иде. Хатларының берсендә әтием абыйсына, кечкенә кызым туган икән, мин кайтканчы балаларны үстереш, ярдәм ит, дип язган иде. Ләкин сугыш аяусыз, әтиебезгә сугыштан исән-сау туган якларга кайту насыйп булмады. Без ятим калдык. Шулай итеп, апам Наҗия, мин иң кадерле әти сүзен әйтә алмыйча, әтиле иптәшләребезгә кызыгып үстек, — дип күз яшьләре аша хатирәләре белән уртаклашты Сания апа.
Ләкин алар тормышта югалып калмыйлар. Авыр сугыш елларын үткәреп, сугыштан соңгы елларны җиңеп, бүгенге көндә җылы, якты өйләрдә Сания апа кызы белән гомер итә. Ул бер минут вакытын да бушка үткәрми, матур бизәкле оекбашлар, мунчалалар бәйли. Һәм беркайчан да сугышлар булмасын иде, бүгенге бәрелешләр туктап, дөньяда тынычлык урнашсын иде, дигән теләк белән яши.
Рамилә Биктимерова,
Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев