Бәхетен туган җирдә тапкан
Туган җирендә намус белән хезмәт куйган Георгий Смирнов бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Георгий Фомич 1940 елда кышның иң суык көннәрендә гомере буе тугрылыклы калган Дүрт-Мунча авылында дөньяга туа.
Шул чор кешеләренә хас булганча, аңа сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын кичерергә туры килә. Георгий әтисен һәм гаиләдә беренче бала булган Александр дәдәсен хәтерләми дә. Чөнки алар 1942 елда бер-бер артлы Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырында батырларча һәлак булалар. Аларның истәлеге булып берничә хатлары гына сакланып калган.
1954 елда Кабан-Бастрык җидееллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, укырга зур теләге булган
Георгий Түбән Биш урта мәктәбенә укырга бара, ләкин гаиләдә бердәнбер ир бала булып калган малайга укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый.
Үз яшенә хас булмаганча зирәк акыллы, белемле һәм тырыш Георгийны колхоз рәисе фермага хисапчы итеп билгели. Аңа биш ел буена хисап эше алып барудан тыш, фермада бик күп төрле эшләр башкарырга да туры килә. Тырышлыгы һәм төгәллеген күреп, 19 яшендә инде ферма мөдире итеп куялар.
Укырга зур омтылышы булган Георгий зур каршылыкларны җиңеп (хуҗалыктан җибәрергә теләмиләр), 1963-1964 елларда Бөгелмәдә берьеллык бухгалтер курсларын тәмамлый. Аннан соң Кабан-Бастрык кичке мәктәбендә урта белем ала. Читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый, 1968 елда бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, бухгалтер дипломы алуга ирешә.
Георгий Фомичның туган күмәк хуҗалыгындагы унбиш еллык хезмәте — баш хисапчы эше. Ул бу вазифасын намус белән башкара, олы хуҗалыкның финанс-экономик хезмәтен җайга сала, колхозчылар алдында зур абруй казана.
1980 елда тәҗрибәле белгечне партком секретаре итеп сайлыйлар, ә дүрт елдан соң район җитәкчелеге һәм колхозчылар аңа хуҗалык «дилбегәсен» ышанып тапшыралар. Ун ел колхоз рәисе булып эшләгән чорда Георгий Фомич шактый зур уңышларга ирешә. Аның беренче чираттагы эше колхозчыларны кайгырту була: аларның эш һәм тормыш шартлары сизелерлек яхшыра. Фермаларда сыерларны кулдан саву бетерелеп, уңай эш шартлары булган 600 баш савым сыерга исәпләнгән комплекс сафка баса. Гомумән, колхоз рәисе булып эшләгән чорда да, шулай ук аннан соң рәиснең төзелеш һәм газлаштыру буенча урынбасары булганда да Георгий Фомич өчен яңа объектлар төзетү иң яраткан шөгыле иде. Бу елларда яңа складлар, җитештерү биналары, авылларга юллар, фатирлар, яңа клуб төзелде. Иң зур хезмәтләренең берсе булып хуҗалык авылларын газлаштыру тора.
Миңа Георгий Фомич белән бер хуҗалыкта озак еллар бергә эшләргә туры килде, аның характерындагы уңай сыйфатлардан һәм тормыш тәҗрибәсеннән үземә күп кенә файдалы әйберләр алдым. Шуңа күрә мин аны авыл хуҗалыгындагы җитәкчелек эшендә остазым дип саныйм. Миңа бигрәк тә аның кешеләргә игелекле һәм ярдәмчел булуы, гадилеге, һәр эштә дә зур җаваплылык хисе ошый иде. Җаваплылык дигәннән, бер вакыйга нык истә калган. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап районда үзешчәннәр смотр-конкурсы оештырылды. Без дә район мәдәният сараенда чыгыш ясау өчен бик күп концерт номерлары әзерләдек. 80 кешелек зур хор чыгышы да алып бардык һәм уңышка ирештек. Георгий Фомич читтән музыкант табып, аны көн саен йөртеп, күп көннәргә сузылган репетицияләрдә катнашты. Хәзерлек өчен җаваплы башка кешеләр булса да, ул һәр кичне төп эштән соң килеп, репетицияләр бетмичә кайтып китми иде.
Георгий Фомич үзенең зур тормыш юлында авылдашларының олы ихтирамын казанды. Узган елларда куаныч-шатлыклар да күп булды, шулай ук кайгылар да кичерергә туры килде. Иң авыры — балаларын югалту. Берничә ел элек яратып гомер иткән хатынын җирләде.
Барлык авырлыкларга карамастан, ул тормышка булган ышанычын, яшәү дәртен югалтмаган яхшы зиһенле, дөньядагы һәр вакыйгага үз карашы булган аксакал, үз туган җирендә, туган авылында, авылдашлары арасында гомер кичерә.
Юбилеегыз котлы булсын! Киләчәктә дә балалар-оныклар куанычында, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгында озак еллар гомер кичерергә язсын.
Пимен Захаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев