Бәхет тулы булсын өчен кешегә гаилә кирәк, гаилә нык булсын өчен тату яшәргә кирәк
Бүген – 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Без туганнан алып әни һәм әти, әбиләр һәм бабайлар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр янәшәсендә яшибез. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Алар тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы пар канатлы, бер-берсен кайгыртып яшәүче гаиләләр.
Кабан-Бастрык авылыннан Николаевлар, Батаевлар гаиләсе турында актив хәбәрчебез Анастасия Шәймәрданова язмасын тәкъдим итәбез.
Анна түти һәм Пимен дәдәй Николаевлар икесе дә авылның түбән очында бер елда туып, бер очта уйнап, бер класста укып, гел бергә эшләп, авылыбызның гореф-гадәтләрен саклап, бергә тормыш корып, күрше-тирә, туган-тумачаларына, авыл халкына үрнәк булып тормыш иттеләр.
Пимен Максимович туган гаилә бик катлаулы була. Дүрт баласын калдырып Максим дәдәйнең хатыны авырып үлеп китә. Ирина түти кечкенә Николай белән аңа кияүгә чыга. Һәм бер-бер артлы уртак Александр, Пелагея, Пимен туалар. Пимен - әтисенең иң төпчек баласы. Ул кечкенәдән зиһенле, көчле характерлы булып үсә. Авылыбыз мәктәбендә 7нче класс тәмамлый, яхшы укый. 1928 елгылар - малайлар һәм кызлар түбән очта бик күп булалар. Мәктәптә укыганда ук бик тату, бердәм, дус булалар, аларның бу дуслыклары гомер буена бара. Бөек Ватан сугышы башланганда аларга 13 яшь була. Сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килә аларга. Сугышка киткән әтиләрен, абыйларын, ирләрне алыштырырга туры килә ул балаларга. Хуҗалыкта да, колхоз эшендә дә алар төп эшче көчләр булалар. Пимен сугышка киткән ике абыйсы урынына әнисенә төп булышчы булып кала.

Анна Ермолаевнаның тормышы тагын да катлаулырак була. Җәрмүш дәдәйнең хатыны җиде баласын калдырып авырып үлеп китә, ә Анна баш бала - иң олысы. Бәләкәйдән ятимлек һәм бик күп авырлыклар күреп үсә ул. Күп чакларда Пимен белән Анна кичке уеннарда, өй саклауларда, колхоз эшләрендә, Яр Чаллы элеваторына кадәр яз көне аякларына чабаталар киеп ач килеш чана тартып, орлык ташыган чакларда гел бергә йөриләр. Ил белән килгән авырлык...
Пимен Совет Армиясе сафларына алына. Өч ел Белоруссиядә хезмәт итә ул. Анна Пименнең тутасы Пелагея белән бик тату уйныйлар. Ирина түти төскә-биткә чибәр, акыллы, эшкә батыр, әниләре үлгәч өйдәге бөтен эшнең Аннага калганын, эш тәртибен белүен күзәтеп йөри һәм уены-чыны белән бик еш: "Алла боерса, Пимен кайткач, сине үзебезгә килен итеп алырбыз!" - дип әйтә торган була. Бу сүзләр фәрештәләрнең "Амин!" дигән чагына туры килгән. Пимен армиядан кайткач, яшь чакта бергә дус булып йөргән Аннага игътибар беләнрәк карый, әнисе сүзен дә тыңлап, бергә тормыш корырга тәкъдим ясый. 1952 елның кышкы суык көнендә алар кавышалар. Җиде ел төп йортта яшиләр. Аннан үз көчләре белән үзләренә өй салып башка чыгалар. Ул йортта кызлары Юлия һәм Людмила туа. Пимен дәдәй колхозда бригадир булып эшли башлый.

Балта эшенә дә оста булган, нинди эшкә тотынса да булдыра торган Пимен дәдәй авылдашларыбыз Петр Гончаров, Яков Захаров, Алексей Скворцов белән бергә кыр ягына өйләр төзергә дә йөриләр. Үзебезнең авылда сигезьеллык мәктәп төзелешендә дә эшләгәннәр алар. Анна түти счетовод булып эшли башлый. Колхозда күксагыз чәчәләр, ул тузганак кебек үсә, чәчәге сары төстә була. Чәчәген орлыкка җыеп калдыралар, ә тамырын җыеп, киптереп, үлчәп, хөкүмәткә тапшыралар. Бу четрекле эш Анна түти счетовод булган елларда эшләнә. Чәчүлек җирләр кимегәч, бу хезмәтнең бик авыр икәнен дә белгәч, синтетик каучук чыга башлагач, күксагыз чәчүне туктаталар.
Мин белгәндә Пимен дәдәй – почта начальнигы, Анна түти хат ташучы булып эшли иде. Пимен дәдәй җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты, фермаларда дежур торырга, укытучылар коллективы белән спектакльләрдә катнашырга да өлгерә иде ул. Анна түти яңгырмы, буранмы, җилме, һәрвакыт матур итеп киенеп, олы авыр почта сумкасын аркасына киеп, җитез адымнар белән көн дә бөтен авылны әйләнеп чыга, вакытында хатлар, газета, журналлар тарата, ул вакытта авылдашлар һәрберсе газеталарга күп язылалар иде, күп вакытта бер олы сумкага сыймыйча икенче сумкага салып кулына да алып йөри иде Анна түти. Лаеклы ялга чыкканчы шулай эшләде ул, әле аның өстенә җәй көннәрендә чөгендер эшкәртү, көзен җыеп алып хөкүмәткә тапшыру эшләреннән дә бер елны да читтә калмадылар. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары барысы да укып, үз гаиләләрен корып тормышта үз урыннарын таптылар.
Пимен дәдәй үзе һәм уллары Юга кыска гомерле булдылар. Бөтен җирдә дә төгәллек, чисталык, пөхтәлекне яратучы Анна түти дә безнең арабызда юк инде.
Алар төзегән нигез буш тормый. Бу нигезгә кызлары Юлия белән кияүләре Петр бик заманча матур итеп йорт җиткерде. Алар 37 ел буе Зәй шәһәрендә яшәп, авылга кайттылар. Юлия 21 ел гел бер урында – кибеттә сатучы булып хезмәт куйды. Петр милициянең махсус мәктәбен тәмамлап, эчке эшләр бүлегендә төрле җаваплы вазифалар башкарды, 20 ел хезмәт стажын тутырып, участок инспекторлары бүлеге башлыгы, милиция майоры дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыкты.
"Бакчада эшләү минем өчен ял, күңелгә тынычлык бирә. Авылыбызның матур табигатен яратып кайттым, туган нигезләрен ташламыйча, авылыбызга әйләнеп кайткан, әти-әниләренең өйләрен яңартып, яңа өйләр төзеп яшәгән авылдашларыбызга бик сөенәм", - ди Петр.

Гаиләләрендә егерме кеше алар – берсеннән-берсе матур дүрт кызлары, тәртипле, акыллы дүрт кияүләре, ун оныклары үсеп килә. 3 гыйнварда Петр Батаевның туган көнендә 10нчы оныклары туды, әтиләре, бабалары хөрмәтенә аңа Петр дип исем куштылар.
Бакчаларында матур чәчәкләр, төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр, хәтта карбызларга кадәр үстерәләр. Кичен бергәләп гаиләләре белән авылыбыз урамнары буйлап оныклары белән велосипедта, кыш көне чаңгыда, чишмә буйларында чанада шуарга, бергәләп ял итәргә, концерт-спектакльләргә барырга да вакыт табалар алар. Атна саен төрледән-төрле тәмле ризыклар пешереп, зур түгәрәк өстәлләре артына утырып, бер-берсенең уңышларына сөенеп, бер-берсенә ярдәм итеп, киләчәккә якты хыяллар белән яшиләр.

Авылны кайгыртып яши алар, Петр – чиркәү янындагы карны көрәп, чистартып, себереп, чишмәне дә карап торучыларның берсе.
Юлия бик матур һәм оста итеп фотога төшерә. Һәр фотосында башкалар күрмәскә дә мөмкин булган матурлыкны күреп, нәкъ профессиональ фотографларча эшли.

"Бәхет тулы булсын өчен кешегә гаилә кирәк, гаилә нык булсын өчен тату яшәргә кирәк". Юлия һәм Петр Батаевлар гаиләсендә иң беренче урында ярату һәм татулык! Шуңа күрә бәхетле алар!
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев