Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәхәс кулланучы файдасына хәл ителде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә бер кеше кресло сатып алу белән бәйле бәхәсле ситуациядә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Ул йокы бүлмәсенә кәнәфи сатып алырга булган. Товарны китергәч, кәнәфинең бүлмәдәге урынга сыймаганлыгы ачыклана. Кулланучы сатучыга товарны башка, кечерәк кәнәфигә алыштыру турында мөрәҗәгать иткән. Ләкин сатучы катгый рәвештә баш тарткан. Сатучы үзенең баш тартуын тиешле сыйфатлы җиһазлар, башка күләмле, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектлау буенча туры килмәгәндә кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керүен дәлилли.

Сатып алучы үзенең бозылган хокукларын торгызу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй территориаль органына мөрәҗәгать иткән.

-Кулланучыга дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтелде, сатучыга тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе аңлатылды. Кулланучының тиешле сыйфатлы креслоны алмаштыру өчен барлык хокуклары бар. Моның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: мебель үзенең товар кыяфәтен саклап калган, фабрика ярлыклары бар һәм мебельне алыштыру өчен 14 көнлек срок тәмамланмаган булуы. Нәтиҗәдә кулланучы закон нигезендә креслоны кечерәгенә алыштыруга ирешә алды, - ди белгеч Эльвира Милочкина.

Кулланучылар таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәгән очракта, үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итә ала. Белгечләр бу очракта ярдәм күрсәтергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев