Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батырлык һәм бердәмлек елын Хәтер һәм дан елы алыштыра

Шәһәрнең «Энергетик» Мәдәният сараенда традицион төстә узып баручы елга йомгак ясау тантанасы узды.

Анда район һәм «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать әһелләре әзерләгән театрлаштырылган тамаша, концерт тәкъдим ителде. «Кавказская пленница» киносын үзгәртеп, «Заинская пленница» дип атап әзерләнгән театрлаштырылган тамашада Шурикка район-шәһәребезнең истәлекле урыннары күрсәтелде. 

Район башлыгы Разиф Кәримов муниципаль районда башкарылган эшләргә күзәтү ясады, төп темаларга тукталды. 

— Ихлас күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! 2024 ел да безне ныклыкка, бердәм булуга сынады. Районыбызның 600гә якын егете махсус хәрби операциягә ил иминлеген сакларга китте. Ватанпәрвәр егетләребезгә, аларга тылда ярдәм оештыручы зәйлеләргә зур рәхмәт! 2025 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Безнең бурыч — илебезгә җиңү китергән каһарманнарыбыз турында якты хатирәләрне кадерләп саклау һәм буыннан-буынга тапшыру, шул үрнәкләрдә лаеклы гражданнар тәрбияләү. 
Ел дәвамында без күп кенә прог-раммаларда катнашып, халыкның яшәү рәвешен уңайлы итүгә ирештек. Барлык зәйлеләр исеменнән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм. Барлыгы 17 программада катнашып, 76 млн сумга 72 обект төзекләндерелде һәм төзелде. 

2024 елда район предприятиеләре тарафыннан 50 млрд сумга якын (49536 млн сум) продукция җитештерелеп озатылды, узган елга караганда үсеш 27 процент тәшкил итә. 

Иң зур үсешкә нефть тармагы предприятиеләре иреште: алар — 50, энергетика — 26, тәгәрмәч продукциясе җитештерү динамикасы — 23, җылыткычлар җитештерү 22 процентка артты. 

Район икътисадына өлеш керткән һәркемгә — ГРЭС, «Татнефть» АҖ, «Аккурайд Уилз Руссия» ҖЧШ, «Техно заводы» ҖЧШ, «Зәй шикәре» АҖ, «Нефтегаз» СМП, ТАТЭХ, «Татнефтеотдача» АҖ, «Протон» ҖЧШ һәм башкаларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. 

Безнең алда ел саен бюджет керемнәрен арттыру бурычы тора. Бизнес, салым потенциалы арту нәтиҗәсендә без ноябрь аенда ук беренче тапкыр үз керемнәребез буенча еллык планны үтәдек, район берләштерелгән бюджетының 2 млрд сум чиген уздык. 

Районның җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы тармагы да лаеклы өлешен кертә. «Агрокөч» холдингына караган «Зәй», «Восток», «Зәй шикәре» агрофирмалары һәм «Союз-Агро» җәмгыятенең Гүлкин бүлекчәсе район җирләренең 93 процентын эшкәртә. Һава шартларының катлау-лы килүенә карамастан, районыбыз игенчеләре 119 мең тонна ашлык җыеп алдылар, уңыш гектарыннан уртача 29,7 центнер тәшкил итте. 456 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алдык, аның уңышы бер гектардан уртача 492 центнер чыкты. 

Гомумән, кайсы гына өлкәне алсак та, уңышларыбыз җитәрлек, ул мәгариф, спорт, мәдәнияттә дә, башка юнәлешләрдә дә күп. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим, — диде район башлыгы.

Районның Мактаулы гражданнары тәбрикләнде

Елга йомгак ясау тантанасында иң кульминацион нокта район үсешенә зур өлеш керткән, Ватанны, кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча гражданлык бурычын үтәгәндә шәхси батырлык күрсәтүчеләргә, зур казанышларга ирешүчеләргә «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү булды.

Ул районда 2009 елдан гамәлдә. Быел әлеге исемгә 4 мөхтәрәм зат ия булды. Аларның берсе — Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның иң тирән ихтирамга лаек кешесе Анна Ивановна Моисеева. Аның бүләген ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев тапшырачак.

Шулай ук «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеменә «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, «Техно заводы» ҖЧШ филиалы директоры Андрей Мамонтов, агросәнәгать, төзелеш тармагы ветераны Шамил Сәлахов лаек булдылар. Шамил Салихович арабыздан китеп бару сәбәпле, бүләкне аның тормыш иптәше Валентина Федоровнага тапшыру өчен якын дусты булган Атлас Галиәхмәтов кабул итеп алды.

Иң-иңнәргә — дәүләт бүләкләре

Агымдагы елда район үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы өчен район мәдәният идарәсенең бухгалтерия бүлеге җитәкчесе Альмира Блинова ТР Рәисе Рәхмәтенә лаек булды. Муниципаль районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуы һәм мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Сәрия Батршина алды. Җирле үзидарә эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүе өчен коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе Татьяна Токмакова ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә иреште. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә шулай ук «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы хезмәткәре Данил Уразайкин, район башкарма комитеты бүлек башлыгы Гөлнара Вәлиева лаек булдылар.

«Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы җиңүчесе дипломнары Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфановага, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиевка тапшырылды.

«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев бүләкләнде.
Ел саен эшчәнлеккә йомгак ясау барышында районыбызда «Ел җитәкчесе» дә билгеләнә. Билгеле булганча, район предприятиеләре алдынгы позицияләргә чыгалар, үз эшчәнлекләрендә дөрес куелган өстенлекле юнәлешләр, стратегик яктан грамоталы җитәкчелек, районның икътисади һәм социаль-мәдәни тормышында актив катнашу нәтиҗәсендә уңышка ирешәләр. 2024 ел нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе карары белән «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ башкарма директоры Кирилл Катышев «Ел җитәкчесе-2024» дип танылды. Шулай ук әлеге исемгә район үсеше өчен лаеклы өлеш кертүче Түбән Кама электр челтәрләре директоры Алмаз Галимов, «Татнефтедор» ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин, «Нижнекамскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Рөстәм Харисов лаек булдылар. 

Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм — намус эше

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк зәйлеләр хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшенә актив кушылдылар. Бу — безнең барыбыз өчен дә мөһим бурыч. Гуманитар ярдәм җыела, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, коры ашлар һәм душ, буржуйкалар һәм башка бик күп әйберләр әзерләнә. 

Җиңү өчен лаеклы өлеш кертүче зәйлеләрне бүләкләү дә елга йомгак ясау барышында дулкынландыргыч булды. 

Гуманитар йөк җыюда һәм махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә саллы өлеш кертүләре өчен «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале Марат Кыямовка һәм Борис Мухановка тапшырылды. 

«Махсус хәрби операциягә ярдәм» һәм «Гуманитар конвойны озатуда катнашучы» медальләре Дмитрий Соловьевка бирелде.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм» медаленә шулай ук Наталья Березина, Максим Сабанов, Игорь Никитин, Татьяна Миронова, Любовь Радченко, Ильяс Сафиуллин лаек булдылар. Ә «Гуманитар конвойны озатуда катнашучы» медален Эркин Касымов алды. Гуманитар ярдәм өчен хәрби часть командиры Рәхмәт хатына Федор Дятлов ия булды. Ярдәм оештыруга саллы өлеш кертүе өчен Евгений Ильин район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев