Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батырлар үлми - алар һәрвакыт безнең хәтердә

Кәдек авылында туып үскән Сабир Кәлимулла улы Кәлимуллин сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән.

Аның турында “Хәтер” китабында түбәндәге юллар бар: “1906 елда Кәдек авылында туган, Зәй хәрби комиссариатыннан сугышка мобилизацияләнгән, 1945 елның 30 апрелендә Германиянең Потсдам губернясы Брандербург шәhәрендә hәлак булган”.

Кәлимуллиннар гаиләсеннән сугышка 5 егет алына, аларның 4сенә туган якка әйләнеп кайту бәхете елмая. Бары тик безнең бабабыз Сабир гына яу кырында чит җирләрдә башын салды. Аны соңгы тапкыр күргән Бөгелмәдә яшәүче өлкән яшьләрдәге абыйның әйтеп калдырган хатирәләре бүгенгедәй истә: “Без Сабир белән очраштык. Бик тә акыллы, ярдәмчел, башкалар өчен җанын фида кылырга әзер кеше иде ул. Аның белән зур су кичәргә туры килде. Дошман белән каты бәрелеш булды, Сабирны яраланганнан соң кая озатканнары миңа билгеле булмады”, - диде ул.
Аның кыю, батыр сугышчы булуына шик тә юк. Германиягә барып җиткән бабабыз сугыш газапларының барысын да күргәндер. Сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калганда, аның күптән көткән җиңү көнен күрә алмавы, өзелеп көткән гаиләсен, балаларын калдырып дөньядан китүе - бигрәк тә үкенечле.

СССР Югары Советы Президиумы 1945 елның 24 маенда Сабир Кәлимуллинны Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләү турында Указ чыгара. Ул вакытта бер ай элек hәлак булган сугышчыга бүләк тапшырылмый кала. Орден, батырның туганнарына тапшыру өчен, 45 елдан соң гына – 1990 елның 27 августында Зәй хәрби комиссариатына җибәрелә. Ләкин ни сәбәпледер, Сабир Кәлимуллинның кызы Хәмдиягә Кызыл йолдыз орденының таныклыгы гына тапшырыла.

Сабир бабабызның оныгы да армия хезмәтен 1978-1980 елларда Германиядә Потсдам губернасы Брандербург шәһәрендә үтә, кызганычка каршы, бу хакта соң билгеле булу сәбәпле, бабабызның туганнар каберен күрү мөмкинлеге булмый.

Кәдек авылының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында үлгәннәргә куелган һәйкәл исемлегендә бабабыз Сабирның булуы аның исемен мәңгеләштерде. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, без - аның дәвамчылары бабабыз белән чиксез горурланабыз!

Равия Мәрдәншина.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев