Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Батыр уллар үстергән әнкәйләр

Аналар көне уңаеннан батыр уллар үстергән әниләр турында сөйлисебез килә.

Ана... Бала... Әнием... Улым... Менә өченче ел инде әлеге сүзләрнең мәгънәләре тирәнәйде, җылырак, эчкерсезрәк төсмер алды, кадере артты.

Бигеш авылында яшәүче Әнисә апа Кәримованың улы Тәлгать махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булды. Ана кеше өчен баласын югалтудан да ачырак кайгы юк. Бу авыртуны вакыт та дәваламый, шул яра белән гомер ахырына кадәр яшәргә дә яшәргә...

Тәлгать Кәримов Бигеш урта мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, агроном белгечлеген үзләштерә. 2009-2010 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә, 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча чакырыла. Махсус хәрби операция зонасында укчы вазифасын башкара, хезмәттәшләре белән бергә илебез иминлеген саклауга үз өлешен кертә. Һәм Тәлгать Фәргатович соңгы сулышына кадәр биргән хәрби антына тугры калып, чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәге күрсәтте. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Тәлгать Кәримов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Ничә яшьтә булсак та без әниләр өчен барыбер бала булып калабыз. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән әниләр сер бирми. Бөркеттәй егетләр үстергән әниләр шундый инде алар! Ил иминлеген кыю саклаган батыр уллар үстергән әниләр алдында баш иеп, тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Газиз аналарның илебез иминлеге өчен башларын салган батыр уллары беркайчан да онытылмас. Ватаныбызны саклаучыларга һәм яклаучыларга мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев