Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батыр ир-егеткә – дәүләт бүләге

Хәрби егет «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» бүләге алды.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән район хакимияте җитәкчеләренең очрашуы һәрчак җылы мөгәлләмәдә үтә.

Соңгы шундый очрашу аеруча тантаналы булуы белән аерылып торды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетенә бирелгән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален аның гаилә әгъзаларына тапшырды.

Зур бүләк хәрбигә Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бирелде. Батыр ир-егетнең тормыш иптәше Еленага аны тантаналы төстә тапшырганда Петр Сергеевич рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезгә тормыш иптәшегезгә терәк булып торганыгыз, аны аңлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ватан алдында хәрби бурычын үтәүче ир-егетләребез өчен бу бик мөһим», — диде ул.

Ә Елена исә тормыш иптәше белән горурланып, аның инде моңа кадәр дә дәүләт бүләкләрен алуын белдерде. «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләрен кадерләп саклауларын әйтте.

— Тормыш иптәшем мобилизацияләнү турында чакыру алуга, мин фронтта булырга тиеш, диде. Иремнең катгый карарына каршы килмәдем, чөнки ул Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы тәрбиясе алган, патриотик рухлы кеше. Ике кызым һәм кечкенә улыбыз да әтиебез белән бик горурланабыз, аның исән-имин яныбызга әйләнеп кайтуын телибез, — диде Елена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев